РФ Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылыш башланды
Бүген, 1 октябрьдә, Россиядә сроклы хезмәткә көзге чакырылыш башлана.
Көзге чакырылыш 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Рәсми мәгълүматлар буенча, көзге чакырылышта Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына сроклы хезмәткә 133 мең кеше җибәреләчәк. Шул исәптән татарстанлылар һәм Аксубай районы егетләре дә. Армиягә алынучыларга чакыру һәм медицина комиссияләре узарга туры киләчәк.
Традиция буенча безнең егетләр хезмәтне югары бәягә узалар. Һәм быелгы чакырылыш та моны чираттагы тапкыр раслаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев