Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рейдка – инспекторлар белән бергә

Иске Ильдеряк мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары “Игътибар, балалар!“ акциясендә катнаштылар.

Тик алар машина йөртүчеләр игътибарын, үзләренә  балалар буларак түгел, ә  районның дәүләт автомобиль инспекторларының тулы хокуклы ярдәмчеләре буларак җәлеп иттеләр. Алар юлга остазлары – отряд җитәкчесе Ирина Прохорова, ТР БДД ГБУның Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика

бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Александр Семенов белән бергәләп чыктылар.

ЮИДчылар машина йөртүчеләргә балаларны утыртып йөртүгә бәйле хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән акциянең башлануы, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәвенә бәйле Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау хакында искәрттеләр.

“Игътибар, балалар!“ акциясе кысаларында укучылар “Машина йөртүче, игътибарлы бул!“ белешмәлекләрен тараттылар, анда исә безнең киләчәгебез булган балаларның тормышы машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәүләренә бәйле булуы хакында язылган.

Фото из архива ОГИБДД отдела МВД России по Аксубаевскому району

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев