Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республиканың атказанган агрономы исеменә лаек булды

«Аксу Агро» ҖЧҖ агрономы Рәфис Кәлимуллин Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеменә лаек булды.

Ул авыл хуҗалыгы производствосында 34 ел эшли. Һөнәргә Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач килә. 1988 елда, агроном дипломын алгач, районга кайта, хезмәт эшчәнлеген Ленин исемендәге колхозда белгечлеге буенча башлый.

Районның берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш агроном вазифасын башкара. Бу еллар эчендә зур профессиональ тәҗрибә туплый.

«Аксу Агро» ҖЧҖдә Рәфис Кәлимуллин өч ел эшли.
Агрономның ел дәвамында эше күп. Киләчәк уңыш турында кайгырту игенне саклау өчен складларга салудан башлана. Ул орлык утырту материалын саклау өчен барлык технологик чараларны күзәтә.

Ә аның өчен иң киеренке чор язгы кыр эшләреннән башлана һәм урып-җыю тәмамланганчы дәвам итә.

Соңгы елда хуҗалыкта бөртеклеләрнең тулаем җыемы 50137 тонна тәшкил итте, уңдырышлылык – гектардан 36 центнер, сөрү җирләренә 75 килограмм минераль ашлама кертелде, бер шартлы терлеккә 32,7 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышлы күрсәткечләрендә агрономның өлеше дә бар.

– Рәфис Зәкиулла улы – грамоталы һәм җаваплы белгеч, – дип билгеләп үтте «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Аркадий Пирогов. – Үз эшен җиренә җиткереп башкара, үсемлекчелек мәсьәләләрендә барлык срокларны үтәп бара.

Бүләкне Рәфис Зәкиулла улына район Сабан туе бәйрәмендә район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев