Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республика ярдәм фонды зыян күрүчеләргә миллиард сумнан артык акча түләде

Хәзерге вакытта фонд 2 млрд сумнан артык ярдәм итү бурычын үз өстенә алган.

Республика ярдәм фонды «Татфондбанк» ГАҖ һәм «ИнтехБанк» ГАҖ кертемчеләренә 1 млрд сумнан артык акча түләде. Бу хакта Республика ярдәм фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә фонд ярдәм итү буенча 2 млрд сумнан артык йөкләмәне үз өстенә алды, шуңа күрә алда Республика ярдәм фондының актив, күп хезмәт куя торган эше бар», – дип аңлаттылар фондта.

Республика ярдәм фонды барлыгы 2 млрд сумнан артык суммага 7 мең гариза кабул иткән. 1,5 млрд сум түләү турында 5 меңгә якын килешү төзелгән инде, диделәр оешманың матбугат хезмәтендә.

«Фонд «Татфондбанк» ГАҖ һәм «ИнтехБанк» ГАҖ банкротлыгы нәтиҗәсендә зыян күргән кертемчеләргә «барысына да 500әр» ярдәм этабы кысаларында түләүләрне гамәлгә ашыруын дәвам итә», – дип ышандырдылар Республика ярдәм фондында.

Республика ярдәм фонды Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча 2017 елның 29 маенда оештырылды. 
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев