Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республика көнендә Аксубай районында яңа ФАП ачылды

Иске Кыязлы авылында модульле фельдшерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында төзелгән.

Авыл сәламәтлек саклау учреждениесен төзү 11 миллион сумга төшкән. ФАПны ачу искекыязлылар өчен Татарстан Республикасы көненә зур бүләк булды.

– Федераль, республика программалары ярдәмендә нәкъ менә авыл районнарында авыл территорияләрен төзекләндерү һәм үстерү гамәлгә ашырыла. Авылдагы ФАП – иң мөһим объект. Бигрәк тә Республиканың туган көнендә – анда яшәүчеләр турында кайгыртып тапшырылуы сөендерә. Бүген фельдшерлык пунктларында барлык кирәкле җайланмалар бар. Авыл халкының тормыш дәрәҗәсе шәһәр кешеләренекенән берни белән дә аерылмый, – диде район башлыгы Камил Гилманов, искекыязлылыларны котлап.

Иске Кыязлыда 900 гә якын кеше яши, 70 кә якын бала бар.

Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов ФАПны җиһазландыруның бүгенге көн таләпләренә туры килүе турында сөйләде. Биредә электрокардиограф, дефибриллятор, электр җылылык юрганы, кулдан сулау аппараты, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен заманча җайланмалар, кислород концентраторы бар. ФАП шартларында анализлар алырга мөмкин – гемоглобин, холестерин, кан шикәре дәрәҗәсен билгеләү өчен тест-полоскалар бар, алар тикшерелә торган параметрларны тиз билгеләргә мөмкинлек бирә. Бу турыдан-туры ФАПта халыкны диспансерлаштыруны оештыруга ярдәм итә. Монда хәтта күз басымын да үлчәргә мөмкин.

Һәм билгеләп үтелгәнчә, бу авылда медицина хезмәте һәрвакытта да шул дәрәҗәдә булган. Авылдашларының ихтирамын казанган, хөрмәткә лаек булган авылның сәламәтлек саклау тармагы ветераннары Гөлфирә Абрарова, Фәнисә Сөләйманова, Сания Минсафина, Мәрьям Шәфигуллина, Марина Колесникова, Наҗия Якуповларны ФАП ачылышына хөрмәтле кунаклар буларак чакырганнар иде.

«Строй Сити» ҖЧҖ хезмәткәрләре рәхмәт сүзләренә лаек булдылар – аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Искекыязлыларга беренчел медицина ярдәмен бүген яшь фельдшер Фирдәүс Гыйльфанова күрсәтә. Ул авылга “Земский доктор” программасы кысаларында килгән. Бу милли программа медицина белгечләрен авыл җиренә күченергә этәрә, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыра.

Фирдәүс Казан медицина көллиятен тәмамлаганнан соң районга кайта. Татарстанда авылга эшкә килгән медицина хезмәткәренә 500 меңнән 1,5 млн. сумга кадәр акча түләнә.

– Иске Кыязлыда икенче ел эшлим, миңа һөнәрем ошый. Яңа ФАПта пациентлар кабул итүемә бик шатмын, – дип уртаклашты Фирдәүс.

Һәм ул программа кысаларында күтәрү акчаларын торакка файдалануын таныды.

Халык яшь фельдшерга хөрмәт белән карый, аның үз эшендә профессионал гына түгел, бик сизгер, яхшы күңелле, ачык йөзле булуын да билгеләп үтә.

Җирле мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Әхмәтов объектны ачу тантанасын догалар укып башлады. Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин, җирле депутат Әлфирә Шакирова авылдашларын истәлекле вакыйга белән котладылар.

Кунакларны һәм халыкны фельдшерлык пунктына чакырдылар. Авыл аксакаллары яңа объектка бәя бирделәр – биредә фельшер кабинеты гына түгел, процедура кабинеты да, сабыйлар һәм хатын-кызлар, көтү бүлмәсе, санузел да бар. Уңайлы мохит кысаларында коляскада йөрүчеләр өчен пандус, ә ФАПның үзендә хәтта сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен санузел да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев