РЕСПУБЛИКА КӨНЕ БЕЛӘН!
30 августта Татарстан халкы Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән көнне билгеләп үтәчәк
Бу бәйрәм – күпмилләтле республика халыкларының бердәмлеге, тынычлык һәм татулык символы. Безнең Татарстан төп кыйммәтләрнең мәдәният, рухият, милли үзенчәлекнең үрнәге булып тора. Бу көн республика үсешенә үз өлешен кертүчеләрне, Татарстанны заманча, алдынгы төбәк итеп күрергә теләүчеләрне берләштерә. Гаилә институтын, өлкән буын казанышларына хөрмәтне, патриотизмны саклый. Аксубай районы халкын һәм кунакларын чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм һәм сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәйрәм кәефе, оптимизм, иминлек, Республикабыз һәм районыбызның чәчәк атуын телим!
Камил ГИЛМАНОВ, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев