Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республика көнендә Аксубай районында КФҮ ачылды

Республика көнендә Аксубай районының МЮД поселогында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды.

Объект республика программасы һәм "Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелде. Аны ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

– Хәтерләвемчә, бу авылда башта җимерек хәлдәге клуб бар иде, аннары мәдәният учагы озак еллар идарә бинасында эшләп килде. Шуңа да карамастан, мюдлылар һәрвакыт активлык күрсәттеләр – концертлар куйдылар, халык белән очрашулар оештырдылар, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Мәдәният учагының барлык таләпләренә дә җавап бирәчәк – халык ял итсен, иҗат төркемнәре чыгыш ясасын, ветераннар, балалар белән очрашулар оештыру өчен хезмәт итәчәк яңа клуб Республика көненә сезгә зур бүләк булды.

Камил Гилманов әлеге торак пунктта шул авылда туып үскән Анатолий Самаренкин ярдәме белән бик эшләр башкарылуын – зират өе, чиркәү, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск, балалар мәйданчыгы төзелүен, зиратның, чишмәнең төзекләндерелүен, асфальт юл салынуын билгеләп үтте. Меценат кешеләрне эшкә урнаштыру проблемасын да хәл итте, кече ватанында гөмбә үстерү цехын ачты. 

Республика көнендә яңа объектны кыска вакыт эчендә торгызган төзүчеләр игътибар үзәгендә булдылар. Подряд оешмасы мастеры Айдар Туктамышев, эретеп ябыштыручы Илдар Кәлимуллин, эшче Александр Җәлилов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина соңгы биш-алты елда поселокта күп эшләр башкарылуын ассызыклап үтте – гөмбә цехы ачылган, Иске Мокшино мәктәбенә, ФАПка, балалар бакчасына, Татар Сөнчелесе клубына капиталь ремонт ясалган.

100 тамаша урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк төзелеше авыл кешеләре өчен зур вакыйга булды. 

– Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка программа тәкъдим иткәне өчен, район башлыгына булышлык күрсәткәне өчен бик зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә инде, әлеге объектны төзүдә һәм төзекләндерүдә катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәт, – дип билгеләп үтте Татьяна Викторовна.

Рафаэль Иксанов җитәкчелегендәге подрядчы –«Альянс» ҖЧҖ клубның авыл кешеләренә озак еллар хезмәт итүен теләде. Һәм көчле кул чабулар астында мәдәният учагы директоры Ольга Жуковага символик ачкыч тапшырды. 

Мюд мәдәният учагы районның авыл клублары арасында эштә алдынгылыкны тота, мюдлылар күп тапкыр җирлекара иҗат эстафетасында призерлар булдылар, узган елда җиңү яуладылар. Клуб ачылу белән аларның эшкә дәртләре тагын да артты гына. 

– Безнең хыял чынга ашты – бу мәҺабәт бинаны без ничә еллар көттек, – диде җавап чыгышында Ольга Жукова. – Татарстан җитәкчелегеннән дә, Мәдәният министрлыгыннан да, район башлыгыннан да безгә күрсәтелгән ышанычны без акларга тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев