Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республика көненә багышлап: ишегалды командалары арасында мини-футбол ярышлары

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе футбол мәйданчыгында ишегалды командалары арасында Татарстан Республикасы көненә багышланган мини-футбол ярышлары узды.

Спорт чарасында Аксубайның өч футбол командасы катнашты.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, барысын да Республика көне белән котлады һәм һәр командага киеренке көрәш, уңышлар теләде. 

Өч команда да һәр турда җиңү өчен лаеклы уйнадылар. «Аксу» командасы җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарны алган «Кипста» һәм «Зенит» командалары призерлар булдылар.

Фото Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев