Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Репрессия корбаннары хөрмәтенә истәлек билгесе

Илдә «социаль элементлар» – хөкүмәткә буйсынырга теләмәгән кешеләргә каршы репрессия башланганнан алып сиксән елдан артык вакыт узган.

Тарих битләрендәге әлеге чорны, нахакка рәнҗетелгән кешеләрне хәтерләүчеләр безнең арада бар әле. Тормышларын үзләренең хәләл хезмәтләре белән алып барган һәм күмәк хуҗалыкларга кушылырга теләмәгән яисә хөкүмәт алдында теге яки бу карар буенча үзләренең фикерләрен җиткергән өчен туган җирләреннән, йортларыннан куылган кешеләр һәр авылда булган. Бу афәт Рус Кармәте авылының бик күп кешесенең гомерен алып китә.

Бу авылда репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерергә карар кылдылар. Авыл активы туган җирләреннән куылган кешеләрне, гаиләләрне эзләү буенча зур эш башкарды. Исемлекне төзеделәр, репрессия елларында кайгы-хәсрәт кичергән, гаепсезгә зыян күргән кешеләргә истәлек йөзеннән обелиск булдырдылар.

Хаксызга рәнҗетелгән авылдашларының исемнәре язылган стеланы Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган һәйкәл янында урнаштырдылар. Монументлар авыл читендә, автомобиль юлыннан күренеп торган урында урнашкан.

Бу истәлекле көнне биредә авыл халкы – утызынчы елларда сөрелүгә дучар булган кешеләрнең туганнары, хакимият вәкилләре, Рус Кармәте авылының яшь буыны җыелды. Аксубай православие чиркәве рухание иеромонах Иоанн Сидоренко репрессияләнгән авыл кешеләре рухына гыйбадәт кылды, һәйкәлне изгеләндерде.

Тантаналы митинг дулкынландыргыч мохиттә үтте. Җыелучылар алдында Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров чыгыш ясады.

– Тарихның әлеге моңсу битен беркая да куеп булмый. Мондый нәрсә кабатланмасын өчен аны истә тотарга кирәк, – ди ассызыклады ул. Муниципаль берәмлек җитәкчесе һәйкәл куюга үз өлешен керткән кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Бер ханым тарафыннан Себердә атып үтерелгән Сергей Корчагинның туганнарын эзләп юлланган хат-мөрәҗәгатьне укыды. Хат авторының сүзләрен митингта катнашучылар күз яшьләрсез тыңлый алмадылар, һәркем бу юлларны үз туганы турында язылган кебек кабул итте. Әлегә бу кешенең якыннарын таба алмаганнар.

Митинг вакытында җирле депутат Алексей Буранов адресына да бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Яшь гаилә башлыгы Чистайда яши, Мәскәүдә эшли, әмма туган авылындагы барлык башлангычларда да һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырыша.

Һәйкәл алдында яңгыраган Рус Кармәте авылы башлангыч мәктәбендә белем алучы укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чыгышы җаннарны тетрәндерде. Алар ул куркыныч еллар, дөреслекнең озак еллар узганнан соң да тантана итүе турындагы шигырьләрне укыдылар. Балалар һәм митингта катнашкан кешеләр һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар. Хәзер репрессияләнгән кешеләрне искә алу, аларга баш ию өчен урын бар. Бу – бүгенге буын кешеләрен канлы еллар корбаннары белән бәйләгән җеп кебек.

Истәлек стеласын төзүдә авыл советы депутаты Алексей Буранов, репрессияләнүчеләрнең туганнары: Анастасия Мокеева, Александр Козлов, Ключниковлар гаиләләре, Александр Буранов, Александр Ипполитов, Павел Тимофеев, Геннадий Толкин, Николай Пименов, Николай Исаншиннар зур тырышлык һәм көч куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев