Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районга Епископ Игнатий килде

2019 елның 30 маендагы Изге Синод Карары белән архимандрит Игнатий (Григорьев) Чистай һәм Түбән Кама чиркәүләре башлыгы итеп сайлана. 2019 елның 13 июнендә Мәскәүдә Коткаручы Христос гыйбадәтханәсенең Тәхет залында ул епископ итеп игълан ителә.

Бөек укучыны һәм Пантелеймонны дәвалаучыны искә алу көнендә ул Аксубай округындагы гыйбадәтханәләрдә дә булды.

Бу аның безнең районга тәүге килүе. Танышу Аксубайның үзәк  чиркәвеннән башланды. Игнатийны чиркәү советы әгъзалары каршы алды. Ул Феодосий Тотемский чиркәвендә протоиерей Александр Качаев, иеромонах Иоанн Сидоренко, иерей Александр Пасичук һәм епархия белән бергәләп гыйбадәт кылу йоласын уздырды.

Әлеге йолада олы яшьтәге кешеләр белән бергә яшьләр дә, балалар да катнашты. Күпләр үзләре өчен дини сабак алдылар. Епископ Игнатий бәйрәм литургиясен тәмамлаганнан соң күпсанлы дин тотучыларга гыйбадәтле сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Дин тотучыларны бәйрәм белән котлады, игелекле эшләрдә күбрәк катнашырга чакырды. Епископ Игнатий Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов белән очрашты. Эшлекле әңгәмә барышында алар  чиркәү тормышын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, алга таба  үзара хезмәттәшлек итү планнарын билгеләделәр, яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү турында сөйләштеләр.  

– Дини конфессияләр эшендә, православие яки ислам дине булсынмы,  эш юнәлеше бертөрле – җәмгыять, халыкка хезмәт итү, – дип билгеләп үттеләр очрашуда канашучылар. –  Уртак эш теләсә нинди башбаштаклыкка, терроризмга, сектантлыкка, наркоманиягә һәм эчкечелеккә каршы торуда ярдәм итәргә тиеш.

Епископ Игнатий район башлыгына игелекле эшләрдә һәм башлангычларда ярдәм итүен сорады. Бу көнне Аксубай районы чиркәве башлыгы Александр Качаев озатуында архиерей Игнатий сигез гыйбадәт йортында булды, халык, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, алар белән православие гыйбадәт йортларына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр турында сөйләште.

Бу еллар эчендә безнең районда дин тормышын үстерүгә бәйле башкарылган барлык эшләргә уңай бәя бирде, дин тотучыларның гыйбадәт кылуларда, чиркәүләрне карап торуда бердәмлеген билгеләп үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев