Районда “Урак-2021” башланды
Беренче булып игеннәрне урып-җыюга “Волга-Селект” ҖЧҖ игенчеләре кереште.
Барыннан да элек Кәкре Күл авылы янында урнашкан 50 гектардагы көзге бодай участогы өлгерде. Бу алтын башаклар өлгергән тигез басуга 11 комбайн килде. Комбайнчыларның күбесенең игенчелектә эшләү тәҗрибәсе зур. Узган елларда яшьрәк комбайнчылар да уракта яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Коллектив быелгы урак өстендә дә уңышлы эш алып барырга җыена. Кыр корабларының техник трышына шикләнәсе юк – алдагы көнне аларның тулы сугышчан әзерлеген күрсәткән тикшерү узды.
Игенчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов мөрәҗәгать итте.
– Сезнең алда бик зур бурыч тора – уңышны оптималь срокларда җыеп алу, – диде ул. – Сез узган ел да район буенча иң яхшылар арасында булдыгыз. Әмма, киеренке ритмда эшләгәндә, техник куркынычсызлык турында да онытмагыз, ашлык суктыру вакытында саклык чараларын үтәгез.
"Волга-Селект" ҖЧҖ управляющие Иршат Хәнифов та комбайнчыларга уңышлы эш теләде.
Комбайннар, үзләре артыннан тузан болытлары калдырып, бер-бер артлы урып-җыю эшләре башланачак басуга таба кузгалдылар. Алтынсу төстәге икмәк басуы фонында комбайннарның кыр буенча хәрәкәт итүен күзәтү бик тәэирле иде. Кыр кораблары, бункерларын яңа уңыш белән тутырып, иген басуыннан ышанычлы һәм салмак хәрәкәт иттеләр.
Әлеге участоктан көзге бодай уңышы гектарыннан 25 центнерга якын тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев