Район газетасы редакциясе Май чабу бәйрәмендә аксубайлыларны коймак белән сыйлады
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы редакциясе коллективы да Май чабуны бәйрәм итүдә катнашты.
Традиция буенча өч ел рәттән безнең коллектив Май чабу бәйрәмендә табын корды.
Коймакны хезмәткәрләр үзләре пешереп килде. Ә коймак кайнатма, бал, куертылган сөт белән тагын да тәмлерәк була. Без үзебезнең барлык әбүнәчеләребезне, дусларыбызны, кунакларны ачык йөз белән каршы алдык.
Беррәттән һәрберсеннән гафу сорадык, чәй белән сыйладык. Беренче кунак район башлыгы Камил Гилманов булды. Ул да коймактан авыз итте, ә без кичерү сорадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев