Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рәсим Баксиков Аксубай районында гражданнарны кабул итте

ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Героена кабул итүгә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм яклаучыларның туганнары мөрәҗәгать итте.

Кабул итү район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән берлектә узды.

Депутатка берьюлы районның өч кешесе хәбәрсез югалган туганнарын – махсус хәрби операциядә катнашучыларны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Әти кеше хәбәрсез югалган улын, әбисе – оныгын, апасы – энесен эзләүдә ярдәм итүне сорады. Аларның икесе элегрәк кабул итүдә булган иде инде. Расим Баксиков һәр югалган кеше буенча аңлатма бирде, аларны эзләү Кызыл хаҗ, МХО ветераннары берлеге кебек рәсми оешмалар, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская катнашында алып барылуын әйтте. Һәм конкрет очраклар буенча нинди гамәлләр башкарылганлыгын сөйләде. Туганнар ДНК тапшырганнар, сугышчыларның мәгълүматлары белән запрослар барлык инстанцияләр буенча җибәрелгән. Рәсим Баксиков билгеләп үткәнчә, кешеләр эзләүне алып бара, яңалыкларны көтәргә генә кала.

Хәбәрсез югалган район халкын эзләүдә «Ватанны саклаучылар» фонды Татарстан филиалының Аксубайдагы социаль координаторы, офицер хатыны Татьяна Крайнова да ярдәм итә. Вазыйфага керешү белән ул МХОда хәбәрсез югалган дүрт кешене эзләү белән ярдәм иткән.

МХОда катнашучының тол хатыны, ике яклаучы улларның әнисе кабул итүгә кабаттан йорт түбәсен ремонтлауны сорап килгән. Алмаз Минвазыйх улы аңлатканча, хәзерге вакытта хәйриячеләрнең берсенә профнастил бүлеп бирүдә ярдәм сорап запрос җибәрелгән, бу мәсьәлә эштә һәм беренче чиратта хәл ителәчәк.

Һәлак булган сугышчының әнисе сиделка эзләү белән ярдәм итүне сорады, чөнки алар ире белән икесе дә олы яшьтә һәм аларга өченче затларның ярдәме таләп ителә. Ә бит уллары картлык көннәрендә аларга ярдәм итәргә исәп тоткан бердәнбер кеше булган. Уллары һәлак булганнан соң оныклары аларның беренче ярдәмчеләре була, ләкин аны да армиягә алалар.

Һәлак булган сугышчының әтисе килене һәм өч оныгы өчен һәлак булган сугышчыга бирелергә тиешле түләүне алуда ярдәм итүне сорап килгән, аның тол хатыны фатир сатып алган, әмма анда ялангач диварлар гына. Рәсим Рәшид улы Совет районы хакимиятенә һәлак булган сугышчының гаиләсенә ярдәм итүне сорап депутат запросын җибәрергә вәгъдә итте.

Сугышчан иптәшләр – Рәсим Баксиков белән якташыбыз Дмитрий Майковның очрашуы күңелле мизгел булды. Казан танк училищесын тәмамлаганнан соң алар Ерак Көнчыгышта хәрби частьта хезмәт итәләр, ә махсус хәрби операция башлангач, Донбассны яклауга басалар.

Дмитрий, ятим буларак, үзенә тиешле фатирны алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук Мәскәүдә Бурденко исемендәге хастаханәдә дәвалау һәм медицина манипуляцияләре узуда ярдәм сорады.

Кабул итүгә килгән барлык сораулар ТР Дәүләт Советы депутаты һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан эшкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев