Районның төп сәхнәсендә укытучыларны хөрмәтләделәр
Һөнәри бәйрәмгә районда мәгариф үсешенә иң зур өлеш керткән укытучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре чакырылган иде.
Алар арасында ветеран-педагоглар, остазлар гына түгел, үз коллективларында яңа идеяләр генераторлары булган яшь укытучылар да бар иде. Бүген мәктәп тормышы алар тирәсендә әйләнгән һәм аксубайлыларның киләчәк буынын тәрбияләргә туры киләчәк кешеләр.
Бәйрәмдә катнашучыларны район җитәкчелеге сәламләде.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлавыннан соң чараны район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов ачып җибәрде.
Бәйрәмдә катнашучыларны котлап, чыгыш ясаучы ассызыклаганча, бүген районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә яшь буынның гармонияле үсеше өчен барлык шартлар да бар. Шул исәптән сыйатлы белем бирүдән ким булмаган, балаларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү буенча да.
– Дөньяда Сезнең һөнәрегездән дә мөһимрәк һөнәр юк, Сез кеше, граждан тәрбиялисез, аңа Ватан, намус, дуслык кебек төшенчәләрне җиткерәсез, – диде бәйрәм трибунасыннан Алмаз Минвазыйх улы – һәм сезнең профессиональ рәвештә эшләгәнегезне бүген махсус хәрби операция зонасында безнең мобилизацияләнгән сугышчыларыбыз һәм иреклеләр – Сезнең укучыларыгыз раслый. Әмма бүген сезнең һөнәрегез фәнне тирәнтен һәм тиешле методиканы белүне генә түгел, ә үзгәрергә, камилләшергә һәм инновацион технологияләрне үзләштерергә әзер булуны да таләп итә. Сезгә бу уку елында да шатланып хезмәт итүегезне, һөнәри югарылыкларны оптимизм белән яулауыгызны һәм бәхетле булуыгызны телим!
Мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Алмаз Мингулов бер төркем укытучыларга РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» дигән ведомство билгесен тапшырды. Югары бүләккә Яңа Аксубай мәктәбе директорыТатьяна Гурьянова һәм Савгач урта мәктәбе җитәкчесе Александр Музилеев лаек булдылар.
Мактаулы бүләк – Россия Федерациясенең «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесен район җитәкчесе Мансур Габдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Хәйретдиновага тапшырды.
Бер төркем педагогларга Алмаз Мингулов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларның югары нәтиҗәләрен тәэмин иткән укытучылар район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
– Сезнең һөнәрегез – дөньяда иң мөһиме, сез кеше, шәхес тәрбияләп үстерәсез. Гади кешене генә түгел, гражданинны да. Аның сәламәтлеге, тормышында урыны һәм ахыр чиктә бәхете сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм зирәклегегезгә бәйле, – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина.
Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан район мәгариф системасы җитәкчесе бер төркем педагогларга мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Традиция буенча, тантанада педагогик династияне хөрмәтләделәр. Бу юлы игътибар үзәгендә 344 еллык гомуми педагогик стажга ия булган Мотыйгуллиннар династиясе булды. Зал династиягә нигез салучы Габдулла Нургаяз улын шатланып сәламләде. Ветеран белән бергә Ринат Нургали улы хатыны Ләйсән Нуриман кызы, Фәһим Хаммат улы Альбина Нуриәхмәт кызы һәм Ришат Гомәр улы Ләйсән Рафаил кызы да бар иде. Педагогик династияне Укытучылар көне белән котлап, аларга мәгариф бүлегеннән бүләкләр тапшырылды. Ә “Оляпка” ансамбле династия хөрмәтенә онытылмаслык вокал номер тәкъдим итте.
Тантанада катнашучыларны район спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов җылы котлады. Районда спорт үсешенә керткән өлешләре өчен мәгариф учреждениеләре коллективларына рәхмәт белдереп, ул югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Спорт мәктәбе дипломнарына Аксубайның 3 нче урта мәктәбе, Аксубайның 1 нче мәктәбе һәм Иске Ибрай төп мәктәбе лаек булды.
Бүләкләүләр балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм район эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Һәрвакыттагыча, бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар сыйфатында педагогика ветераннарын чакырдылар. Бәйрәм алдыннан аларга иң җылы сүзләр белән министр Илсур Һадиуллин мөрәҗәгать итте. Алар тантана истәлек итеп хризантема букетлары алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев