Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Районның дин әһелләренә: гадел сүзләр белән кешеләрнең аңнарына җиткерү

Район советында дин әһелләре белән актуаль мәсьәләләр буенча очрашу узды.

Әңгәмәдә район мәчетләренең һәм православие чиркәүләренең дин әһелләре катнашты.

Сөйләшү темасы – үзара аңлашу һәм татулык нигезендә этникара, динара мөнәсәбәтләрне үстерү, яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү һәм экстремизмны профилактикалау.

Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев ачты.

– Дөньяда вәзгыять тыныч түгел. Хәл киеренкеләнә, Якын Көнчыгышта Палестина һәм Израиль конфликты сагаерга мәҗбүр итә, – дип билгеләп үтте ул. – Көнбатыш илләренең безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятебездә тотрыклылыкны бетерергә, аны какшатырга тырышулары беркемгә дә сер түгел. Ул ассызыклаганча, мәгълүмати агрессия арта, Донбасста махсус хәрби операция кертелү белән ил территориясендә диверсион терактлар кылу куркынычы саклана. Шуңа бәйле рәвештә районда провокацияләрне булдырмас өчен уяу булу, берләшү һәм төгәл гамәлләр кирәк. –Сез урыннарда муниципаль органнар белән үзара хезмәттәшлек итәргә, хәлне контрольдә тотарга тиеш, – дип өстәде башкарма комитет җитәкчесе.

Яшь буында әхлак башлангычлары тәрбияләү һәм аларны тискәре мәгълүмати агым технологиясеннән саклау турында район прокуроры Эдуард Хираҗев сөйләде.

– Барыбызның да бер байрак астында, бер башлангыч булып берләшер вакытлар җитә, – дип ассызыклады ул. – Мин тормышыбыз беркетмәләренең нигездә дин тотуга нигезләнгәнен күрәм. Дин, патриотик тәрбия бүгенге көннең иң төп мәсьәләләренә керә. Моннан башка тулы кыйммәтле шәхес барлыкка килү мөмкин түгел. Кешенең бөтен тормышы, аның холкы, җаваплылык хисе, авырлыкларны җиңә белү гадәте һәм аның дини дәрәҗәсе күп очракта аның бала чагында алган тәрбиягә нигезләнүе белән аңлатыла.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, тәрбия процессы катлаулы, күпкырлы, ул аның тормыш сыйфатын һәм мәгънәсен билгели. Без глобаль үзгәрешләр чорында яшибез, алар һәр илгә генә түгел һәм һәр кешегә кагыла. Ата-аналарның ваемсызлыгы – бу балаларның динсезлегенең беренче көенечле алшарты. Кызганычка каршы, агрессив телевизион мәгълүматлар мохите бала күңелендә ата-ана үгет-нәсыйхәтләре белән янәшә урын таба. Ул эчке культураның бер өлешенә әверелә. Тәрбия – ул әхлакый, дини нигез булдыру процессы. Дин әһелләре үз тарафларыннан шәхес барлыкка килүгә йогынты ясый ала.

Түгәрәк өстәл артында районда оператив вәзгыять анализы белән оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары Денис Исаншин таныштырды.

– 11 ай нәтиҗәләре буенча районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә вәзгыять тотрыклы булып кала, – дип җиткерде ул. – Район территориясендә милләтара мөнәсәбәтләр, киеренкелек һәм милли җирлектә аңлашылмаучанлык фактларына юл куелмады. Бүгенге көндә 28 мәчет, шулай ук 6 православие гыйбадәтханәсе эшли. Яшьләр мохитенә тыштан мәгълүмати провокацияләр йогынты ясарга мөмкин, һәм бу планда да саклык күрсәтергә һәм мөмкин булган барлык тискәре афәтләрне булдырмаска кирәк.

Хокук саклау органы вәкиле куркыныч булган һәм район хакимияте һәм дин әһелләренең игътибарын таләп иткән фактларга тукталды.

Аксубай районы чиркәве башлыгы ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин православие мәхәлләләре эше, дин әһелләренең яшьләр белән нинди тәрбия эшләре алып барулары, очрашулар, тематик чаралар турында сөйләде. Шулай ук православие чиркәүләрендә махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга һәм Донбасс халкына гуманитар ярдәм җыюга да тукталды.

– Ислам динендә, сиңа кагылмаган әйбергә кагылмаска өйрәтә торган хакыйкать бар. Мәчеткә гыйбадәт кылырга җыелган кешеләргә шул турыда да аңлатырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте республиканың Көньяк төбәге казые Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил Зөфәров. – Кешеләрнең аңына төрле фейклар йогынты ясый, ялган – аларга сакланырга ярдәм итәргә, аңлатырга кирәк. Халыкны интернет ярдәмендә бутаучылар чит илләрдә яши. Хәзрәтләр кешеләргә бу моментларны аңлатырга тиеш.

Равил хәзрәт авыл имамнарына мәчетләрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул дин әһелләреннән авыл халкына традицион исламның нәрсә икәнен ешрак аңлатуларын үтенде.

– Үзегезнең дөрес сүзләрегез белән кешеләрнең йөрәкләренә җиткерегез, – диде ул.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү бик ачык, кызыклы һәм конструктив килеп чыкты. Дин әһелләре чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңладылар, аларга сораулар бирделәр, проблемалы моментлар турында сөйләделәр.

– Безнең бурыч – район авылларында һәм тулаем республикада традицион булмаган исламның таралуына юл куймау, – дип ассызыклады Станислав Зайцев. – Һәм без моны бергәләп башкарып чыгачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев