Районның Беренчеләр хәрәкәте һәм Форпост активистлары Билгесез солдатны искә алдылар
Район мәктәпләре активистлары Бөек Ватан сугышында һәм “кайнар нокталарда” һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салып, данлы датаны билгеләп үттеләр
Билгесез солдатны искә алу көнендә Беренчеләр хәрәкәте, Форпост активистлары һәм “Хыял” приюты тәрбияләнүчеләре Бөек Ватан сугышында һәм кайнар нокталарда һәлак булган билгесез сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тыл хезмәтчәне, Ватан иминлеген саклаган якташлар турында берничә китап авторы Николай Андреевич Янилкин балалар белән сугыш елларындагы тормыш эпизодлары белән уртаклашты. Ике йөздән артык офицер тәрбияләгән ветеран-педагог әтисенең ничек һәлак булуы, берничә ел элек аның соңгы сугышкан урынын табуы турында да сөйләде.
– Билгесез солдатны искә алу көне – ул фронтларда башларын салган, каберләре исемсез булган сугышчыларга дан җырлау, – диде ветеран. – Һәм 3 декабрь датасы очраклы рәвештә сайланмаган. 1966 елда бу көнне, Мәскәү янында немец-фашист илбасарларын тар-мар итүнең 25 еллыгына, башкаладан ерак түгел урнашкан туганнар каберлегеннән билгесез солдатның көлен тантаналы рәвештә Кремль дивары янына күчереп җирлиләр. Бер елдан, 1967 елның 8 маенда бу урында “Билгесез солдат кабере” мемориаль ансамбле ачылган һәм Мәңгелек ут кабызылган. Ә 2014 елның декабрендә РФ Дәүләт Думасы бу датаны Билгесез солдат көне дип игълан итә. Шуннан бирле илдә аны изге дип саныйлар. Балалар! Сез моны белергә һәм онытмаска тиеш! Һәм – хөрмәт итәргә! Билгесез солдат, гомереннән һәм исеменнән мәхрүм калып, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев