Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Районның авыл мәктәбендә каникуллар файда белән генә түгел, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп тә узды

Яңа Тимошкино мәктәбендә кышкы каникуллар тәрбияләнүчеләр хәтерендә озак саклансын өчен барысын да эшләргә тырыштылар

Болар һәр көнне саф һавада йөрүләр дә, хәрәкәтчән уеннар да, чаңгыда йөрү һәм таудан шуу да.

Барлык бу чаралар куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәп үткәрелде.

Яңа елга кадәр үк, соңгы линейкада сыйныф җитәкчеләре укучыларга хәрәкәт итү юлларгына якын урыннарда тау шуып уйнарга ярамаганлыгы турында искә төшерделәр. Педагоглар боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да әңгәмә кордылар. Чөнки педагогларның бурычы булып каникул вакытында да балаларның иминлеген тәэмин итү һәм аларның имгәнүенә юл куймау тора. Шулай ук аларның ялларын эчтәлекле һәм имин итү өчен шартлар тудыру да. Шундый эчтәлекле кышкы ял укучыларны физик яктан ныгытты, алда торган озын чиректә тырышып укуга дәртләндерде.

Фото: Яңа Тимошкино мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев