Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда укытучыларның август киңәшмәләре дәвам итә

Кичә 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция киңәшмәсе узды.

Секция эше барышында Аксубай районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә ТРда дәүләт теле буларак туган телне һәм татар телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чыгышлар нигездә яңартылган ФГОСка, 2023-2024 уку елында яңа уку планнарын гамәлгә ашыруга, шулай ук сәләтле балалар белән эшләүне оештыруга кагылды. 2023 елда татар теле буенча төп дәүләт имтиханына һәм татар теле һәм әдәбиятын укыту торышына анализ ясалды.

Эш киңәшмәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсенең еллык эш планын карау һәм яңа уку елында уңышлар теләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев