Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район үзәгенең балалар бакчасында «Идел буе халыкларының милли салават күпере» муниципаль фольклор бәйгесе узды

«Ләйсән» балалар бакчасында узган чараның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Идел буе халыкларының фольклор иҗатына җәлеп итү.

Бәйгене оештыручылар шулай ук кече һәм зур Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү бурычын да максат итеп куйдылар. Патриотик хисләр тәрбияләүдә иң яхшы чара – янәшәдә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ихтирам күрсәтү, дип саныйлар чараны оештыручы педагоглар.

Бәйгедә катнашучылар – башкаручылар һәм ансамбльләр, «Фольклор башкару», «Идел буе халыкларының фольклор биюе» номинацияләрендә, сәнгатьле уку һәм театральләштерелгән куелышлар номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары жюри хөкеменә үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.

Фольклор башкару номинациясендә җиңүчеләр булдылар:

  • I урында «Буратино», «Ләйсән» балалар бакчаларының тәрбияләнүчеләр төркеме; «Кояшкай» балалар бакчасының «Рябинушка» ансамбле.
  • II урында «Кояшкай» балалар бакчасының «Колокольчик» ансамбле; Иске Ильдеряк, Урмандеево балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре төркеме.
  • III урынны жюри Яңа Аксубай, Иске Үзи, «Радуга» һәм «Ләйсән» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр төркемнәренә бирде.

«Идел буе халыклары биюе» номинациясендә I урын «Буратино» балалар бакчасының бию төркеменә бирелде.

II урында – «Колобок» балалар бакчасы;

III урында Савгач балалар бакчасының бию төркеме.

Сәнгатьле уку һәм театральләштерелгән куелышлар номинациясендә I урын Мюд поселогының «Рябинка» һәм район үзәгенең «Буратино» балалар бакчаларына бирелде.

II урында – «Радуга», «Солнышко» һәм Иске Тимошкино балалар бакчалары.

III урында «Буратино» балалар бакчасы, Яңа Аксубай башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме.

Бәйге җиңүчеләре һәм призерлары район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев