Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район укытучылары ведомство бүләкләре алдылар

Традицион август конференциясендә бүләкләү тантанасы узды

Ведомство бүләкләренә уку елы дәвамында педагогик осталыкларын тәрбияләнүчеләре раслаган укытучылар лаек булды.

РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләрен мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева тапшырды.

Күпьеллык хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына Аксубай 3 нче мәктәбенең математика укытучысы Марина Пикмуллина, Аксубай 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрьям Шакирова лаек булдылар.

«Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесе белән Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Резидә Шәрәпова, Яңа Аксубай башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Макарова, Иске Тимошкино урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Светлана Матвеева бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев