Район укытучылары «Аталан» форумында катнашты
VIII Бөтенроссия белем бирү форумы кысаларында туган тел укытучылары һәм район директорлары киңәшчеләре хезмәттәшләренең тәҗрибәсен үзләштерделәр
Түбән Камада республиканың бердәнбер 34 нче чуаш гимназиясе мәйданчыгында узган съездга бөтен республикадан 300дән артык кеше җыелган иде. Аның эшендә Башкортостанның Бәләбәй шәһәре чуаш гимназиясе укытучылары һәм укучылары катнашты.
Безнең районнан форумда директорлар киңәшчеләре Татьяна Романова һәм Марина Пикалова, шулай ук Иске Ильдеряк урта һәм Яңа Тимошкино төп мәктәпләренең чуаш теле укытучылары Людмила Морозова һәм Алевтина Сидорова катнаштылар.
– Укучылар көн дәвамында төрле биремнәрне һәм квестларны башкарганда, Чуашстан спикерлары оештырган тренингларда катнашканда, директорлар киңәшчеләре һәм туган тел укытучылары эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, – ди районның тәрбия буенча кураторы Наталия Хәйруллина. – Ә «түгәрәк өстәл» вакытында аларга да осталык дәресләре һәм чуашларның милли уеннары тәкъдим ителде, ул директолар киңәшчеләренә алга таба эшләрендә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев