Район педагогларының август йомгаклау киңәшмәсендә укытучылар династияләре турында искә төшерделәр
Быелгы пленар киңәшмәдә Голиковлар династиясе турында үз чыгышында Виктор Голиковлар династиясенә нигез салучының кызы Наталия Козлова сөйләде.
Үз чыгышын ул шагыйрь Вячеслав Алимов сүзләреннән башлады:
– Без бу тормышта барыбыз да ботак кына, ә тамырларыбыз тирән, ата-бабаларымның миндә тирән эз калдырулары белән горурланам, – диде ул.
Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе директоры урынбасары Наталия Козлова, укытучы һөнәре мөһим урын алып торган үз гаиләсе турында сөйләде. Голиковалар династиясенең өч буыны Аксубай районы, Самара өлкәсе һәм Яр Чаллы шәһәрендә хезмәт куйдылар һәм эшләүләрен дәвам итәләр.
Аларның гомуми педагогик стажы 201 ел тәшкил итә.
Голиковлар династиясенең башлангычына аларның әтиләре Виктор Голиков нигез салган. Виктор Васильевич үзенең хезмәт эшчәнлеген Иске Мокшино мәктәбендә хезмәт укытучысы буларак башлый. Бер елдан соң математика фәненнән белем бирә башлый, параллель рәвештә машина йөртү курсларыннан да укыта. Укучылар ул вакытта мәктәптән машина йөртү хокукы алып чыгалар, бу исә аларга авыл җирлегендә эшләп калу мөмкинлеге бирә.
Акыллы оештыручы, гадел һәм ярдәмчел кеше, Виктор Голиков укучылар, әти-әниләр, хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында абруй казана. Мәктәптә ун ел эшләгәннән соң, КПСС район комитеты тарафыннан «МЮД» совхозына инженер итеп җибәрелә. Фидакарь хезмәте өчен күп тапкырлар бүләкләргә лаек була.
Әтиләренең мөгаллимлек юлын аның өч кызы дәвам итә.
Өлкән кызы Наталия Козлова Иске Мокшино урта мәктәбендә 30 ел хезмәт куя. Үз һөнәренең остасы булган, тыйнак һәм ярдәмчел Наталия Викторовна укучылар, ата-аналар һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек була.
Татьяна Викторовна, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетын тәмамлап, районга кайта һәм өч ел «Хыял» социаль приютында эшли, аннары Мюд авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана.
Галина Голикова Яр Чаллы Кама дәүләт автомеханика техникумында чит телләр укыта, аның педагогик стажы – 18 ел.
Студентларны халыкара олимпиадаларга әзерләгән өчен дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнгән.
Виктор Голиковның эшен аның туганнарының балалары да дәвам итәләр.
Нина Васильева хезмәт юлын Иске Мокшино урта мәктәбендә укытучы булып башлый, соңрак Елховка авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Нина Анатольевнаның педагогик хезмәт стажы 37 ел тәшкил итә. Һөнәренә тугрылыгы, балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгының Төньяк-көнбатыш идарәсе Грамоталары белән бүләкләнгән.
Виктор Голиковның тагын бер туганнан туган сеңелесе Любовь Игонина – Самара өлкәсенең Югары Чаллы балалар бакчасы педагог-психологы.
Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Галина Дмитриевна «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, шулай ук муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.
Ольга Васильева – Елховка авылы «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе, педагогик хезмәт стажы – 35 ел.
– Минемчә, аларның һәрберсенең уңышлы педагогик эшчәнлек алып баруда үз серләре бар һәм алар аны буыннан-буынга тапшыралар, – дип тәмамлады үз чыгышын Наталья Голикова. – Ләкин барыбызны да бер нәрсә – балаларны ярату, иҗатка омтылыш һәм җәмгыятькә файдалы булу теләге берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев