Район мәктәпләренең башлангыч сыйныфлар укытучылары проблемалы хәлләр турында фикер алыштылар
Семинар темасы проблемалы хәлләр тудыру чарасы белән укучыларның танып белү кызыксынуын үстерүгә багышланды.
Сөнчәле урта мәктәбендә узган чараның максаты укучыларның танып белү кызыксынуын үстерү буенча методик ярдәм күрсәтү булды.
Семинарда катнашучылар ачык дәресләрдә, мәктәптән тыш чараларда булдылар, осталык дәресләрендә катнаштылар.
Алар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, хезмәттәшләренең яңа эш алымнары белән таныштылар, бу, һичшиксез, аларның һөнәри компетенциясен үстерүгә ярдәм итәчәк.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев