Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшләренә аерым игътибар бирәләр

Профориентация эше һәм ел саен үткәрелә торган республика Югары технологияләр атналыгы кысаларында 3 нче Аксубай мәктәбендә очрашу булды.

10-11 сыйныфлар укучылары Казан милли тикшеренү технология университеты укытучылары белән очрашты. Югары кунаклар сыйфатында химия-технология институты кафедрасы доценты Алина Ившина, өлкән укытучы Гөлфия Гарифуллина, нефть, химия һәм нанотехнологияләр институты кафедрасы инженеры Камил Хәсәнов булдылар.

Югары мәктәп укытучылары очрашуда катнашучыларга югары белем бирү структурасы, факультетлар, белгечлекләр һәм юнәлешләр, документларны кабул итү кагыйдәләре һәм тапшыру сроклары турында җентекләп сөйләделәр. Алар өлкән сыйныф укучыларының сорауларына тәфсилләп җавап бирделәр, шулай ук химия һәм физика буенча демонстрацион лаборатор тәҗрибәләр үткәргән кыска лекцияләр укыдылар. Галимнәрнең чыгышлары презентацияләр һәм видеороликлар белән үрелеп барды.

Очрашу азагында барлык канашучыларга да буклетлар тараттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев