Район мәктәпләрендә аутизмлы балалар проблемалары турында сөйләштеләр
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районның мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар узды
Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1992 елда оештырылган, беренчедән, дөньяга инвалидлык белән кешеләрнең казанышларын күрсәтү өчен. Икенчедән, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең аеруча актуаль проблемаларын күтәрү өчен. Өченчедән, аларны хәл итүгә төрлечә ярдәм итү өчен. Һәм, әлбәттә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата җәмгыятьнең ихтирамын һәм түземлелеген тәрбияләү өчен.
Бу көннең төп бурычы — мөмкинлекләре чикле кешеләр тигез мөмкинлекләргә һәм сайлау ирегенә хокуклы җәмгыятьнең мөһимлеген ассызыклау.
Район мәктәпләрендә директорлар киңәшчеләре аутизм проблемасы турында кинолектория үткәрделәр, шулай ук көн темасына мультфильм күрсәтүне оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев