Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район мәгариф учреждениесендә фашизм корбаннарын искә алдылар

Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбендә Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр.

Бишенче сыйныф укучыларына фашизмның нинди җимереклекләр алып килүе, җитмеш елдан артык элек төрле милләт солдатларының, иңгә-иң куеп көрәшеп, аны җиңә алулары турында сөйләделәр. Балалар белән аралашудан тыш, аларга фильм да күрсәтелде.

Фашизм корбаннарын искә алу көне — Халыкара хәтер һәм матәм көне, ул 1962 елдан башлап сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Икенче Бөтендөнья сугышы белән бәйле ике дата – аның башлану һәм тулысынча тәмамлану көннәре нәкъ менә сентябрь аена туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев