Район мәгариф учреждениеләренең ишекләре укучылар өчен кышкы каникулларда да ачык
Бүген мәктәпләрнең төп бурычы – укучыларның иминлеген тәэмин итү һәм аларның файдалы ялын оештыру
Һәр сәгать саен үзгәреп торган һава торышына карамастан, Аксубайның 2 нче урта мәктәбе педагоглары районның үзәк чыршысы янында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле уеннар оештырдылар.
Балалар гаджетлар турында вакытлыча онытып кына калмадылар, ә яңа чиреккә күтәренке кәеф тә алдылар. Әлбәттә, саф һавада уйнау аларның сәламәтлегенә һәм физик формасына ярдәм итәчәк.
Ә яхшы кәефнең сәбәбе – алар ярышлар һәм интеллектуаль конкурслар барышында алган бүләкләр һәм призлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев