Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район мәгариф учреждениеләрендә Билгесез солдат көне

3 декабрьдә Россия Федерациясендә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.

Бу дата сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган исемнәре билгесез Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген һәм батырлыгын мәңгеләштерүне үз эченә ала.

Иске Тимошкино урта мәктәбендә әлеге истәлекле көнгә багышланган чаралар узды.
5-6 сыйныф укучыларына Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыклары, сугыштан кайтмаган каһарманнар, эзләнү отрядлары, туганнар каберлекләре һәм Билгесез солдатка һәйкәлләр турында сөйләделәр. Балаларга тема буенча видеоролик күрсәтелде. Укучылар исемсез сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге датага багышланган әдәби-музыкаль монтаж әзерләнде.

Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган обелиск янында тантаналы митингка җыелдылар. Билгесез геройга багышланган шигырьләр, матәм музыкасы яңгырады.

 

 

..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев