Район мәгариф бүлегендә методистлар киңәшмәсе узды
Мәгълүмати-методик бүлек белгечләренең киңәшмәсе көн тәртибенә ришвәтчелеккә каршы көрәш эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе кертелде.
Тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина киңәшмә барышында, бу юнәлештә эш күп аспектлы, закон тарафыннан билгеләнгән кысаларда тормышка ашырылырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф өлкәсендә коррупцияне профилактикалау һәм каршы тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук мәгариф өлкәсендә мәнфәгатьләр конфликты ситуациясе барлыкка килү мөмкинлеген һәм аларны җайга салу тәртибен карадылар.
Мәгариф бүлеге методистларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләрен җайга сала торган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары җыелган методик материаллар тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев