Район йөзүчеләре – Нурлат беренчелеге җиңүчеләре арасында
Аксубай районы спорт мәктәбе укучылары «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең территориаль бүлеге призларына йөзү буенча ачык турнирда бер алтын һәм бер бронза медаль яуладылар.
Стартка Татарстанның сигез районыннан – республиканың иң перспективалы йөзүчеләре – 2010-2018 елгы 170тән артык яшь йөзүче чыкты.
Аксубайлылар иң көчлеләр арасында булдылар. Тимофей Кажуков ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә финишка беренче булып килеп, алтын медаль яулады. Рузилә Хөснуллина 50 метрга баттерфляй белән йөзүдә бронза отып, призерлар өчлеген япты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев