Район газетасыннан велосипед от
Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясе язылучылар өчен бәйге башлап җибәрә.
2024 елның беренче алты аена «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу рәсмиләштереп, һәркем призлар уйнатуда катнаша ала. Моның өчен почта, Дәүләт хезмәтләре порталы, яисә редакциядә басмаларның берсенә алты айга язылу рәсмиләштерергә һәм квитанция күчермәсен яисә язылу фактын раслаучы кәгазьне, исем фамилияне һәм телефон номерын күрсәтеп, «Язылган өчен призлар» тамгасы белән selbuh@ mail.ru электрон почтага җибәрергә.
Район газетасына язылып, сез электр вафля пешергече, мантый пешерү савыты, юрган һәм төп приз – велосипед оту бәхетенә ия була аласыз. Бүләкләр уйнату 2024 елның 15 гыйнварына билгеләнгән.
Язылучылар өчен бәйге Нигезләмәсе белән aksubayevo.ru сайтында танышырга мөмкин. Акция срогы 2023 елның 1 октябреннән 2024 елның 1 февраленә кадәр.
erit: 2VtzqvnmRe9
«Татмедиа» АҖ рекламасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев