Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасына язылмый калу мөмкинме?

Трудолюбово почта бүлекчәсе хезмәткәре Валентина Фәхриева Садыйкау, Владимировка поселокларына һәм үзәк биләмәгә хезмәт күрсәтә.

Трудолюбово почта бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Охотникова әйтүенчә, авыл халкы почтальон эшеннән канәгать. Әле күптән түгел генә, Нургалиевкадан соңгы яшәүчеләр киткәнче, Валентина бу торак пунктка да газеталар китергән.

Әгәр бүген вакантлы урыннарга ике почтальон килсә, район һәм республика басмаларына язылу проблемасы көн тәртибеннән төшәр иде, дип фикер йөртә почта бүлекчәсе җитәкчесе. Әлеге авыл җирлегенә җиде торак пункт керә, ә бер почтальон, ничек кенә теләсә дә, аларның барысына да хезмәт күрсәтә алмый.

Трудолюбово почта бүлекчәсендә чиста. Киштәләрдә төрле әдәбият урнаштырылган, шул исәптән балалар өчен дә. Шулай ук халыкка тәкъдим ителә торган көнкүреш химиясе дә, көндәлек ихтыяҗы булган башка товарлар да бар.

Трудолюбово почтасы бүген кибеткә альтернатива булып тора, әмма авылда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр булганлыктан, сатып алучылар һәрчак бар.

Ә менә Сөнчәледә берничә кибет булуга кармастан, почта бүлекчәсен бер генә кеше дә читләтеп үтми. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгелдер, мөгаен. Почта бүлекчәсе җитәкчесе Валентина Логинова килүчеләргә һәрвакыт шат. Белгечлеге буенча фельдшер, бу тармакта пенсиягә чыккач эшли башлаган. Соңгы дүрт елда, район ведомствосында билгеләп үтүләренә караганда, ул җирлекнең почта элемтәсе дәрәҗәсен сизелерлек күтәрергә өлгергән. Бу почта бинасы торышы буенча да күзгә ташланып тора. Анда җылы һәм уңайлы. Рәшәткәле тәрәзәдә портьерлы челтәр дә уңайлылык өстәп тора. Ялгыз пенсионерлар бирегә үз эшләреннән тыш, аралашу өчен генә дә киләләр. Без килгән мизгелдә дә монда кеше бар иде. Чөнки ташламалы язылу төгәлләнә, авыл кешеләре бу чордан файдаланырга тырышалар.

–Язылу яхшы бара, – дип билгеләп үтте почта бүлекчәсе җитәкчесе. – Сөнчәле урта мәктәбе укытучылары һәм тәрбиячеләр, мисал өчен, ташламалы язылу чорын көтеп тормаганнар.

Моңа да гаҗәпләнәсе түгел. Сөнчәле мәктәбе, Иске Ибрай мәктәбе кебек, районда иң борынгы мәктәп. Чиркәү-приход мәктәбе буларак, аңа унсигезенче гасырда нигез салынган һәм укытучылар бүген дә йолаларга тугры калалар. Бу мәктәптә профессорлар Сергей Абруков, Николай Савруков укыган, күренекле язучы Ефрем Еллиев белем алган һәм күпмедер вакыт мөгаллимлек иткән. Укытучылар коллективының район басмасына ярдәм итүе сөендерә.

Ә менә мәдәният учаклары хезмәткәрләре, ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, район газетасына язылырга ашыкмыйлар һәм бу гаҗәпләнү хисләре уятмый калмый.

Әмма, бу бүлекчәдә дә, Трудолюбоводагы кебек, ике почтальон җитми. Валентина Логинова сүзләренә караганда, күптән түгел, утыз елдан артык гомерен почта элемтәсенә биргән почта элемтәсенең атказанган хезмәткәре Галина Уканеева лаеклы ялга киткән! Үз вакытында ул тирә-якта яхшы таныш почта ташучы каенанасы Ольга Уканеева урынына килгән.

Мюд почта бүлекчәсендә без килгәндә эш кайный иде. Бүлекчәгә килүчеләр яраткан басмаларына язылу өчен чиратта тордылар, почтальоннар экспедитор Владимир Крайнов китергән корреспонденцияне тәртипкә китерделәр.

Алевтина Цветкова Мюд һәм Иске Мокшино поселоклары халкына утыз ел хезмәт күрсәтә.

–Алевтина Николаевна – безнең өчен почтальон гына түгел, аның белән күңел түрендәге серләрне дә уртаклашып була, – дип безнең янга килделәр ике хатын-кыз. – Ялгызың гына яшәгәндә, аралашыр кешең булмаганда, бик авыр. Безнең почтальонка моны бик яхшы аңлый, моның өчен аңа бик зур рәхмәт. Утыз ел – бу шундый зур срок! Ул авылда кемнең ничек яшәгәнен, ничек сулыш алуын яхшы белә һәм барысына да бертөрле хөрмәт белән карый. Алевтина бүген үзенең яшь ярдәмчесе, Ахматка поселогына хезмәт күрсәтүче Нина Фролованы шундый булырга өйрәтә.

Татар Сөнчәлесе авылында почта хезмәте күрсәтүне Җәмилә Хафизова гамәлгә ашыра. Аның хезмәт стажы да аз түгел – унике ел! Игелеклелек һәм ярдәмчеллек, аралашучанлык кебек сыйфатлардан башка бу эштә шулкадәр еллар эшли алмыйсың.

Мюдта, киресенчә, мәдәният хезмәткәрләре район газетасына язылу планында активлык күрсәткәннәр.

–Басмалардан башка ничек яшисең инде? – дип гаҗәпләнделәр авыл клубы хезмәткәрләре безнең язылу турындагы соравыбызга. – Әлбәттә, хәзер гаджетлардан теләсә нинди мәгълүматны алырга була, тик газета – ул без бала чактан ук күреп үскән, әти-әниләребез яздырып укыган нәрсә. Район газетасына язылмый калу мөмкинме соң инде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев