Район газетасы мөхәррире “ТАТМЕДИА” агентлыгы грамотасы белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Сельская новь» район газетасы баш мөхәррире Жаренова Людмила Викторовна «ТАТМЕДИА» АҖ матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасына лаек булды.
Людмила Жареновага бүләкне республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.
Безнең мөхәррир массакүләм мәгълүмат чараларында 27 ел эшли. Аның район газетасы белән хезмәттәшлеге мәктәп эскәмиясеннән башланды – газета битләрендә аның беренче лирик шигырьләре басылып чыкты.
Людмила Жаренова үзенең иҗади эшчәнлеген радио оештыручы буларак башлады. Корректор, корреспондент, җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары булып эшләде. Һәм дүрт ел инде, «ТАТМЕДИА» АҖнең Аксубай филиалын җитәкли. Аның җитәкчелеге чорында редакциядә зур үзгәрешләр булды: газетаның эчтәлеге яхшырды, сайт һәм социаль челтәрләр рейтингы артты, район газетасы тарихында беренче тапкыр РФ Цфрлар министрлыгыннан ике федераль һәм «ТАТМЕДИА» АҖдән ике республика гранты отылды һәм тормышка ашырылды, компьютер техникасы модернизацияләнде һәм сатып алынды, филиал акчалары хисабына ремонт ясалды, сату офисы һәм район газетасы музее ачылды. Җитәкче инициативасы буенча иҗади бәйгеләр гамәлгә куелды һәм үткәрелә, проектлар тормышка ашырыла, шул исәптән элеккеге мөхәррир Роза Хәбибуллина истәлегенә иҗади бәйге, элеккеге мөхәррир Фәхертдин Шәязданов истәлегенә шахмат турниры, төрле акцияләр һәм ярышлар уздырыла. Альтернатив язылу актив үсә, сату нокталары арта һәм район газетасы тиражы тотрыклы булып кала.
Җитәкче-мөхәррир республика һәм район бәйгеләрендә һәм грант проектларында актив катнаша. 2021 елда Людмила Жаренова “Татарстан блогерлары марафоны” бәйгесендә җиңүчеләр арасында Мәскәүгә иҗади сәфәр белән билгеләп үтелде, ә быел “Коррупция: журналист карашы” республика бәйгесендә Татарстанның интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев