Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасы мөхәррире “Коррупция:журналист карашы” республика бәйгесендә 2 урын өчен диплом белән бүләкләнде

Бүләкне Людмила Жареновага “Алма – бирмә” коррупциягә каршы форумында “Интернет-басмаларда коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы публикация” номинациясендә тапшырдылар.

Форум Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Татарстан башкаласында, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Анда Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, җәмәгатьчелек, бизнес вәкилләре, журналистлар катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга, коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыруда республика халкы тарафыннан ярдәм кирәклеген билгеләп үткән юлламасын юллады.

Форумда дәүләт хакимияте, хокук саклау органнары, мәгариф һәм фән өлкәсе, республика министрлыклары һәм ведомстволарының бу юнәлештә ничек эшләве турында фикер алыштылар. Форумда спикерлар буларак Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев, республика Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясадылар. Форумда Татарстан районнары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре катнашты. Безнең районны Эльмира Крайнова тәкъдим итте.

Форумга Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай мәчете имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров та чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев