Район газетасы мәктәпләрнең абруен тудыра
Безнең район газетасы укучыларның фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм спорт ярышларындагы казанышларын үз битләрендә бик теләп яктырта.
Кыскасы, белем бирү учреждениеләрен көндәлек эшчәнлекләрендә хуплый һәм аларның абруен тудыра. Ә кире элемтә бармы соң? Районның белем бирү учреждениеләре район газетасына язылу компаниясендә ни дәрәҗәдә актив катанаша? Вәзгыятьне ачыклау максатыннан без рейдка чыктык.
Иске Тимошкино урта мәктәбендә безне ачык йөз белән каршы алдылар һәм аралашуга әзерлекләрен белдерделәр.
Ун минутлык тәнәфес вакытында без укытучыларны район газетасы битләрендә нинди темалар күбрәк кызыксындыруы һәм 2023 елда аларның нинди материалларны күрергә теләүләрен ачыкларга өлгердек. Безне укытучыларның күбесенең район газетасына ташламалы язылу декадасы башланганчы ук язылырга өлгерүләре сөендерде.
Мәкаләләргә килгәндә, әлеге белем бирү оешмасы укытучылары, башка мәктәпләрнең укудан тыш чараларны оештырудагы тәҗрибәләрен, хезмәттәшләренең казанышларын һәм өлкән буын мөгаллимнәрнең тормышы турында сөйләгән язмаларны күбрәк күрергә телиләр.
Шулай ук утыз елдан артык мөгаллимлек стажы булган математика укытучысы Зинаида Харитонованың 36 ел дәвамында район басмасының тугры укучысы булып калуы ачыкланды!
– Гаилә корган мизгелдән алып без ирем белән яраткан газетадан аерылмадык һәм тормышыбызны район басмасыннан башка күз алдына да китермибез, – ди Зинаида Алексеевна. – Икмәк кенә түгел, кешегә рухи ризык та кирәк бит.
Шулай ук математика укытучысы Оксана Чернова гаиләсе дә район газетасын 27 ел алдыра икән.
– Газетаның төрле вакыйгаларны яктыртуы күренә, – ди Оксана Геннадьевна. – Газета аша укучыларыбызның казанышлары турында белү күңелле, аерым алганда, район газетасы ярдәмендә Никита Мулеев турында бөтен район, ә аның сайты аша бөтен Россия белә. Белем бирү учреждениеләренең һәм район газетасының үзара хезмәттәшлеге киләсе елда да дәвам итәр дип өметләнәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев