Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район газетасы абунәчесенә «Татмедиа» АҖдән бүләк тапшырылды

Медиа-холдинг басмаларына язылган өчен бүләкләр откан абунәчеләр арасында Аксубай районының Яңа Ильдеряк авылында яшәүче Ольга Посредникова да бар.

«Татмедиа» канаты астында басылып чыккан газета-журналларга, шул исәптән 2023 елның II ярты еллыгына район басмасына язылу рәсмиләштерү һәм бүләкләр уйнатуда катнашу өчен квитанцияне юллау бәйгенең төп шарты иде.

– Мин үземнең яраткан басмаларыма – «Сельская новь» район газетасына һәм «Сувар» республика газетасына, шулай ук «Чаян» журналына язылу рәсмиләштердем. Безнең тату гаиләбездә даими басмаларны да укыйлар, бәйгеләрдә дә катнашалар. Минем кайнатам – Василий Васильевич Посредников, ике ел элек язылган өчен «Татмедиа» АҖдән бүләккә бензопычкы откан иде, ул бүген дә безнең гаиләгә хезмәт итә, – дип уртаклашты Ольга Анатольевна. – Безгә янә уңыш елмайды, бу юлы мин үтүк оттым, бүләккә бик сөендем.

Бүләкләр уйнатуда катнашучылар «ТАТМЕДИА» АҖдән бу юлы скутер, телевизор, газончапкычы, вертикаль тузан суырткычы һәм башка призлар ота ала иде. «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» район газеталарына язылыгыз, яңалыклардан хәбәрдар булыгыз һәм анонсларны күзәтеп барыгыз. 2024 елның беренче алты аена безнең басмаларга язылу башланды, димәк, тиздән без язылучылар арасында яңа бәйгеләр игълан итәчәкбез!

Акциянең сроклары, призлар, аларны алу тәртибе турында тулырак tatmedia.ru сайтында.

Акциянең сроклары 16.05.2023 елдан алып 20.09.2023 елга кадәр. «ТАТМЕДИА» АҖ рекламасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев