Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район чәчүне республикада беренчеләр арасында тәмамлады Безнең әңгәмә

Сабан туен язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан билгеләп үтәләр.

Игенчеләр – авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре аны нинди уңышлар белән каршы алалар – район башлыгы Камил Гилманов белән шул хакта сөйләшәбез.

– Камил Камал улы, районның авыл хуҗалыгы бүгенге көндә агрофирмалар, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тора. Әмма, нигездә, ул өч агрохолдинг өстендә тора дисәк тә була.

– Соңгы ике-өч елда районда көчле инвесторлар билгеләнүе безне сөендерә, кырлар тулысынча чәчелә, фермер хуҗалыклары юридик яктан рәсмиләштерелгән һәм аякта нык тора. Чәчү эшләрен район, яңа, төзекләндерелгән техникаларга ия булып, республикада беренчеләр арасында тәмамлады. Мин шул ук Альберт Хөснуллин җитәкчелегендәге «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» ҖЧҖ, Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге «Агроинвест» УК («Аксу Агро»), Михаил Сыроватский җитәкчелегендә «Волга Селект» ҖЧҖ турында сөйлим. Безнең фермерлар һәм фермер хуҗалыкларын оештыручылар да уңышлы эшлиләр, инвесторлар белән беррәттән мул уңыш алалар, ашламалар белән дә, техниканы яңарту өстендә дә эшлиләр. Бу Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Нәсыйх Миннугалиев, Алексей Кондратьев һәм башкалар. Аларның һәрберсе эш тәҗрибәсенә ия һәм бүген үз хуҗалыгын үстерергә тырыша. Фермерлар терлекчелек фермалары, орлык складлары, башка корылмалар төзиләр. Аларның һәркайсы эш юнәлешен билгеләгән, киләчәккә ничек акча эшләргә икәнлеген белә.

– Уңышка нинди фаразлар? Чөнки яз иртә килде һәм явымтөшемнәр булмады.

– Аграрийлар уңыш нигезен салуга бөтен көчләрен куйдылар. Барлык агротехник чараларны туфракта дым барында, вакытында үткәрделәр. Бер гектар чәчүлек җиргә 120 килограммнан күбрәк ашлама кертелгән. Район территориясендә явып узган соңгы ике яңгыр бик урынлы булды. Район буенча йөреп уздым, кырлар яңгырдан соң күз алдында үзгәрә, уңышка өмет бар, бары тик нык эссе генә булмасын. Аграрийлар бурычны уңышлы үтәделәр, хәзер барысы да һава канцеляриясенә бәйле.

– Ходай Тәгаләгә өмет багла, әмма үзең дә кул кушырып утырма, диләр бит.

– Килешәм, һәр тармакта уңышны кешеләр билгели. Һәм монда да кеше факторы шулай ук мөһим – бездә ышанычлы механизаторлар һәм җитәкчеләр бар. Аксубай халкы һәрвакыт эш сөючәнлек белән аерылып торды. Чәчү, урып-җыю, комплекслы эшләр чорында агросәнәгать хезмәтчәннәре беркайчан да вакыт белән исәпләшмиләр. Эшләр ике сменада оештырылды.

– Хезмәткә түләүгә бәйле хәл ничек тора?

– Бүген хезмәтчәннәрнең эш хакы лаеклы. Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы 2022 елда районда – 36 процентка, быел 24 процентка арткан. Аграрийлар бүген сәнәгать тармагы эшчеләренә караганда күбрәк акча эшлиләр. Хезмәт шартлары да башка. Басуларда заманча техника эшли. Механизатор тузан йотмый, тракторын кустар ысул белән үзе ремонтламый. Тракторлар, комбайннар зур җитештерүчәнлеккә ия. Әмма тулы көч белән, нәтиҗәле эшләргә кирәк. Бу җиңел хезмәт түгел. Ниһаять, бу хезмәт өчен тиешенчә түләнә башлады. Чәчү, урак өсләрендә акча эшләп алырга була. Узган ел мисалыннан чыгып, механизаторларның хезмәт хакы 150-200 мең сум тәшкил итте, дип әйтә алам. Бу авыл өчен зур акча, хәтта шәһәрдә дә шул кадәр эшләп булмый. Бүген авыл хуҗалыгына яшьләр дә эшкә килә. Бу сөендерә. Чөнки безнең район авыл хуҗалыгы районы һәм авыл хуҗалыгы район икътисадының төп тармагы булып кала.

– Аграрийларның ү з кертемнәре белән беррәттән, республика тарафыннан да дәүләт ярдәме күрсәтеләме?

– Ул сизелерлек. Хөкүмәткә, республика Рәисенә авыл хуҗалыгы тармагына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Аграрийлар өчен ике төр субсидия каралган. Ашламалар сатып алган өчен һәм гектар буенча. Ашламалар белән тәэмин итүдә бу программа сизелерлек ярдәм итте. Бу аграрийлар өчен зур ярдәм!

– Сабан туе – аграрийлар өчен генә түгел, ә авыл хуҗалыгындагы уңышларга гына шатланып калмыйча, үзгәрешләргә дә сөенгән районның барлык халкы өчен зур бәйрәм...

– Соңгы елларда районның йөзе тулысынча үзгәрә. Район үзәгендә генә дә түгел, шулай ук авылларда да. Иске Ильдерякне генә алыйк. Монда парк зонасы, спорт, балалар уен мәйданчыклары булдырылган, социаль объектлар төзелгән һәм ремонтланган, җирлекнең барлык торак пунктлары төзекләндерелгән, үләннәр чабылган, чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утыра. Бу, беренче чиратта, җирлек башлыгы Сергей Маклаков тырышлыгы, ул үзенә ышандырылган территориядә эшне оста оештыра. Район үзәген бизибез, төзекләндерәбез. Без тормышка ашырган программаларның барысы да халык өчен эшләнә – яр буенда, паркларда, скверларда балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. Бу шулай ук Хөкүмәт, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан районга зур ярдәм. Быел без Аксубай бистәсенең Совет урамын төзекләндерүгә керештек. Ул машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә уңайлы булачак – ял зоналары, эскәмияләр, агачлар белән, шулай ук чәчәк түтәлләре дә булачак. Боларның барысы да кешеләр өчен эшләнә. Шунысы сөендерә, халык та читтә калмый. Районда дистәләгән шимбә өмәләре оештырылды, барлык предприятиеләр, оешмалар аларда катнаштылар, тәртип урнаштыруда безгә бюджет оешмалары хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтә. Халыкка яшәве уңайлы булсын өчен без кулдан килгәннең барасын да эшләргә тырышабыз. Әмма моның өчен бергәләп, дустанә мөнәсәбәттә эшләргә кирәк.

– Федераль, республика программалары рәвешендә ярдәм күп өлкәләргә җитәме?

– Атап әйткәндә мәгариф системасына да. Бу “Үсеш ноктасы” программасы буенча ел саен кабинетларны ремонтлау да, ризык әзерләү блокларында төзекләндерү эшләре дә. Иске Ильдеряк урта мәктәбе һәм Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасында эшләр тулы көченә бара. Яңа уку елына биредә барлык стандартларга җавап бирә торган заманча ризык әзерләү блоклары булачак. “Үсеш ноктасы” буенча ел саен мәктәпләрдә кабинетларны ремонтлыйбыз, җиһазландырабыз. Узган ел программа Татар Майнасы, Иске Ильдеряк һәм район үзәгенең 2 нче мәктәбенә кадәр килеп җитте.

– Сәламәт халык – ул спортлы халыкмы? Сез эштә спортка басым ясыйсызмы?

– Сәламәт тәндә – сәламәт рух дип юкка әйтмиләр. Сәламәт буын үстерү өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар – спорт мәйданчыклары ачык, бассейн, спорткомплекс эшли. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Спортчылар республика дәрәҗәсендәге ярышларда үзләре турында ышанчлы белдерәләр. Хоккейчылар, күнегүләр өчен ябык мәйданчыкка ия булмаган килеш, теләсә кайсы сезонда беренче урыннарны яулыйлар. Футболчылар мини-футбол буенча ТР Чемпионатында икенче урынны алдылар. Безнең балалар спортның күп төрләре буенча актив. Тренерлар составы бик көчле, хәер, кадрлар җитмәвен танырга кирәк. Ярышларга чыгар өчен әлегә техника юк, әмма бу проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Балаларына ярдәм иткән яшь спортчыларның әти-әниләренә зур рәхмәт.

– Сабан туйлары районның барлык авылларында да узачакмы?

– Әйе, әмма төрле форматта. Кемдер татар милли бәйрәмен һәм сабан бәйрәмен бәйрәм итәчәк, кайдадыр балалар Сабан туен билгеләп үттеләр яисә үтәләр, кайберләре Авыл көннәре үткәрәләр. Сабан туе – ул авыл бәйрәме, һәр авыл кешесенең үзен уңайлы хис итүен телибез. Кешеләр ял итәргә, көч тупларга, шулай ук бәйрәмне оештыруда ярдәм итәргә – берләшергә, үз авылын бизәргә тиеш. Аксубайлылар һәрвакыт актив булдылар, безнең якташлар безнең уңышларны күзәтеп баралар һәм аларны уртаклашыр өчен бәйрәмгә кайталар. Барлык кунакларны да туган, Аксубай җирендә каршы алуыбызга шатбыз. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев