Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Камил Гилманов һәм Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов «Кече Ватан – Россиянең көче» Бөтенроссия муниципаль форумында катнаштылар

Форум Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмә-форум мәйданчыкларында узды.

РФ Президенты Владимир Путин фәрманы буенча оештырылган чарада илнең 89 төбәгеннән 7 меңнән артык муниципалитет вәкиле катнашты.

Форум кысаларында пленар утырышлар, дискуссия мәйданчыклары, осталык дәресләре һәм түгәрәк өстәлләр узды, аларда район делегациясе дә катнашты. Катнашучылар җирле үзидарәнең ил үсешендә роле, урыннарда милли проектларны гамәлгә ашыру, муниципаль хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, авыл территорияләрен үстерү һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Икенче көн «Хезмәт итү» Бөтенроссия муниципаль премиясенә багышланган иде. Форумда РФ Президенты Владимир Путин да булды. Ул узган елда гамәлгә куелган һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә һәм җирле үзидарәне үстерүгә өлеш керткән өчен «Хезмәт итү» Бөтенроссия муниципаль премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын котлады.

– Без еш кына муниципаль хакимият кешеләргә якынрак дип әйтәбез, – диде дәүләт җитәкчесе. –Әлбәттә, ул нәкъ шулай. Безнең гражданнарның көндәлек тормышы сыйфаты турыдан-туры аңа бәйле. Һәм тагын кабатларга телим: нәкъ менә муниципаль дәрәҗә, җирле үзидарә бөтен илебезнең образын билгели, чөнки кешеләр үзләренең бүгенгесен һәм киләчәген күрә, – диде Владимир Путин бүләкләү тантанасында.

Форумында катнашу безнең делегациягә алга таба эшләү өчен офыклар ачты, безнең зур илебез муниципалитетлары хезмәттәшләре белән аралашырга, аларның эш ысуллары турында белергә һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев