Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

QR-кодларны дәүләт хезмәтләре порталы кушымтасында тикшерү белән чикләргә уйлыйлар

Мондый чара фейк QR-кодлар формалаштыра торган фишинг сайтлар күп булу сәбәпле кирәк булырга мөмкин.

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы QR-кодларны тикшерүне «Госуслуги.Стопкоронавирус»ның рәсми кушымтасында тикшерү белән чикләү мөмкинлеген карый. Бу хакта ведомство башлыгы Мәкъсүт Шадаев хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС.

Министр журналистларга мондый чара фейк QR-кодлар формалаштыра торган фишинг сайтлар күп булу сәбәпле кирәк булырга мөмкин, дип аңлатты. Ул Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә «Киләчәк 2023» уеннарын оештыра торган шәһәрне сайлау буенча гариза бирү кампаниясе стартына багышланган чарада чыгыш ясады.

erid: 2Vtzqw6pLty

«Хәзерге вакытта фейк QR-кодларын генерацияли торган фишинг сайтлар саны күбәюне исәпкә алып, QR-кодларны безнең кушымтада гына укуны чикләү мөмкинлеген карыйбыз», — дип искәртте Шадаев.   

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев