Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин: халыкара элемтәләрне киңәйтүдә Россия мөселманнары зур роль уйный

Россия Президенты Владимир Путин Казанда уза торган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме һәм KazanForum 2023 катнашучыларына сәлам юллады.

Дәүләт башлыгының сәламләвен Казан ратушасында узган утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин укыды.

Вице-премьер сүзләренчә, Путин күп тапкырлар илебез мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне кадерли, барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерәчәк һәм ныгытачак дип белдергән.

Үз сәламләвендә Россия Президенты Татарстан башкаласының «күп кенә илләрдән килгән кунакларны кабат җылы каршы алуын, масштаблы һәм вәкиллекле эшлекле чаралар үткәрү өчен абруйлы мәйданчык статусын раславын» билгеләп үтте.

«Россияне мөселман дәүләтләре белән ике яклы линия буенча да, Ислам хезмәттәшлеге оешмалары белән үзара хезмәттәшлек кысаларында да традицион рәвештә тыгыз ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли. Алар партнерлык, хөрмәт, суверенитет һәм бер-берсенең цивилизацион үзенчәлеге нигезендә төзелә», – диелә Путин мөрәҗәгатендә.

Ул белдергәнчә, Россияне ислам дәүләтләре белән Халыкара хокукка таянып, гаделрәк күпполяр дөнья төзелешен формалаштыруга тугрылык берләштерә.

«Бүген ислам илләре актив үсештә, сәүдә һәм финанс өлкәсендә, инновацияләрдә, фәнни-гамәли тикшеренүләрдә сизелерлек казанышларга ирешәләр», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Путин Россия ислам илләре белән киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык дип ышандырды. Моннан тыш, җайга салынган элемтәләрне ныгыту, яңа партнерлар табу, аграр һәм сәнәгать кооперациясен үстерү, яңа транспорт-логистик чылбырлар булдыру белән кызыксына.

«Халыкара элемтәләрне киңәйтүдә Россия мөселманнары зур роль уйный. Моны хәзерге форумның уздырылуы раслый. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм KazanForum Халыкара икътисади форумы эшчәнлеге киләчәктә дә Россия һәм мөселман илләре бизнес-берләшмәсе арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр, төбәкара һәм дәүләтара дәрәҗәдә уртак проектлар өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам», – дип билгеләп үтте РФ Президенты.

Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул очрашуның темасын «Россия - Ислам дөньясы: традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр динара хезмәттәшлек нигезе» дип атады.

«Россия һәм ислам дәүләтләренең мәдәни, дини һәм икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышырга, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышырга планлаштырабыз», – диде республика җитәкчесе.

Төркем утырышы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумында уза.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев