Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Прокуратура газ хезмәткәрләренең килешүләр төзүгә карата таләпләренең законлы булуын нигезләде

Аксубай районы прокуратурасы газ хезмәткәрләренең газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча килешү төзү таләпләренә аңлатма бирде.

Соңгы вакытта прокуратурага гражданнардан газ белән тәэмин итүче – «Лениногорскгаз» ЭПУ тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү таләбе белән хатлар алуга бәйле мөрәҗәгатьләр күп килә. Тәэмин итүче административ эш кузгату өчен мәгълүматны тапшыру һәм торак бинага газ бирүне туктату белән яный. Шушы ук сорау белән безнең газета укучыларыбыз да редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.

Хәлгә Аксубай районы прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина аңлатма бирде:

Гражданлык законнары кысаларында гражданнар килешү төзүдә ирекле. Килешү төзүгә мәҗбүр итү, килешүне төзү бурычы законда яки ирекле кабул ителгән йөкләмәдә каралган очраклардан тыш, рөхсәт ителә. Шулай итеп, бу очракта гражданнарның фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү бурычы РФ Хөкүмәтенең 21.07.2008 елдан кабул ителгән 549 нчы номерлы карары (алга таба – 549 нчы кагыйдә) «Гражданнарның коммуналькөнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ белән тәэмин итү кагыйдәләре» белән расланган.

Кагыйдәләр нигезендә, абонент фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау турында үз вакытында килешү төзергә тиеш. Шушы ук кагыйдәләр белән «абонент» – куелган газны кабул итәргә һәм аны түләргә тиешле килешү ягы да беркетелгән.

Абонент булып эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен газ сатып алучы физик зат (гражданин), шул исәптән торак йорт милекчесе (яллаучы) чыгыш ясарга мөмкин.

Йорт эчендәге һәм (яисә) фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә, газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткәндә, йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында заказ бирүче һәм башкаручы арасында төзелгән йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә нигезендә махсуслаштырылган оешма тарафыннан башкарыла.

Мондый килешүләр милекчеләр өчен дә, торак биналардан файдаланучылар (яллаучылар) өчен дә мәҗбүри. Ә абонентның фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт турында махсуслаштырылган оешма белән төзелгән килешүе булмау – төзелгән килешү буенча газ китерүне туктатып тору өчен нигез булып тора.

2006 елда РФ административ хокук бозулар турындагы кодексы тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә төзүдән читләшкән өчен, шул исәптән физик затларга да җаваплылыкны күздә тоткан маддә кертелде. Физик затлар өчен штраф күләме 1 меңнән 2 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Шулай итеп, күрсәтелгән шартнамәне төзү закон нормаларында каралган һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма белән газ бүлү турында шартнамә төзегән барлык гражданнар өчен мәҗбүри булып тора, ә килешүнең булмавы хезмәт күрсәтүдән өзелү һәм административ җаваплылыкка тарту кебек күңелсез мизгелләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев