Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Профилактика хезмәтләре вәкилләре Аксубайның уңышсыз гаиләләрендә булалар

Ведомствоара район комиссиясе торак пунктларга куркыныч төркемендә булган гаиләләрдәге хәлне тикшерү өчен чыга.

Ата-аналарның исерткеч эчемлекләр куллануы гаиләдә авыр хәлгә китерә. Эшчәнлекләре балалар һәм гаиләләр белән эшләү белән бәйле булган оешма вәкилләре балигъ булмаганнар өчен авыр хәлләрне кисәтү өчен, торак пунктларга чыгалар.

Имин булмаган гаиләләрне тикшергәндә балаларның нинди шартларда яшәвенә, ничек туклануына һәм ял итүенә, ата-аналарның үз балаларына карата мөнәсәбәтенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук профилактика субъектлары вәкилләре электр һәм газ белән тәэмин итү өчен бурычлары юкмы икән дип, ТКХ буенча түләү мәсьәләләре белән дә кызыксыналар. Оешма белгечләре ата-аналар белән балаларның үсеше өчен яхшырак шартлар булдыру кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрәләр. Ә инде бала өчен куркыныч хәл ачыкланса, тиешле карарлар кабул итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев