Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ә проблемалар этаплап хәл ителә

Аксубай районында җитәкчелекнең халык белән традицион очрашулары дәвам итә.

Район башлыгы Камил Гилмановны һәм аның урынбасары Илшат Заһидуллинны Шәрбән һәм Яңа Дума авылларында яшәүчеләр каршы алды.

Бүгенге көндә Шәрбән авылында 130 хуҗалык исәпләнә. Халык саны 370 кеше тәшкил итә. Язын авылны төзекләндерү эшләре башланган.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган обелискы ремонтлаганнар. Урамнарны яктырту, юлларга вак таш җәю эшләре дәвам итә. Үзара салым акчасы һәр кешедән 500 сум исәбеннән җыелган, шуның хисабына авыл ихтыяҗлары акрынлап тормышка ашырыла. Зиратны төзекләндерү, чистарту буенча өмәләр даими оештырыла.

Җыелучылар алдында «Аксубай РГВО» ГБУ җитәкчесе Александр Мясников чыгыш ясады. Ул авыл халкына хайваннар авырулары һәм район территориясендә котыру авыруы торышы турында мәгълүмат бирде. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларында терлекләргә прививкалар ясатуга игътибарлы булуны сорады.

Гражданнар җыенында участок вәкиле Рәмис Насыйров та катнашты. Ул үзенең җирле халыкка төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүен һәм алга таба да булышлык күрсәтәчәген белдерде. Ә кайбер мәсьәләләр аның шәхси контроленә алынган.

Яңа Дума авылында мәчетне ремонтлау буенча зур эшләр бара: аның эчке бизәү эшләре тәмамланып килә, аннары фасадын матур гына эшләп бетерәсе бар. Район җитәкчелеге авыл җирлеген грантка тәкъдим иткән булган. Алар грант акчасын алуга ирешкәннәр.

Бүгенге көндә грант һәм үзара салым акчасы хисабына авылны төзекләндерү – күперне әйләндереп, мәчеткә кадәр асфальт-гранул түшәмәле сыйфатлы юл салу планлаштырыла.

Әлеге эшне тормышка ашыруда подрядчы табу кыенлыклар тудырган, әмма район башлыгы бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Су белән тәэмин итүдә проблема бар, су башнясын ремонтлау хәлне бераз булса да җиңеләйтәчәк, дип санный җирлек башлыгы.

Район башлыгы Камил Гилманов авылга керү юлындагы элмә тактаны яңартырга, зиратларны, авыл урамнарын үләннән чистарту проблемасын хәл итәргә боерды, авылны саклап калу һәм халыкны эш белән тәэмин итү өчен дәүләт программаларыннан актив файдаланырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев