Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Прививка статусын ашыгыч рәвештә ачыклагыз

Татарстанда кызамык авыруының кырыктан артык очрагы теркәлгән.

Әлегә безнең районда авыручылар юк.

– Тынычланырга кирәкми, кызамык авырулары республикада февраль аеннан ук теркәлә. Авыручылар саны арта, олылар да, балалар да авырый. Авыру бик йогышлы, тиз тарала, югары температура (40,5 °C кадәр), авыз куышлыгының һәм сулыш юлларының лайлалы тышчалары ялкынсынуы, конъюнктивит һәм тире катламының характерлы таплы япмалары, гомуми интоксикация белән характерлана. Кызамык баш мие шешүе һәм үлемгә китерә, – дип аңлатма бирде Роспотребнадзор идарәсенең Аксубай районындагы бүлекчәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов эшлекле дүшәмбедә район халкына прививка статусын ачыкларга киңәш бирде. Кирәк булганда прививка ясатырга.

Прививкалар календаре буенча, кызамыктан вакцинаны барлык кешегә дә ике тапкыр ясыйлар – бер һәм алты яшьтә. Прививканы бер генә тапкыр ясаган чор да булган. Бу очракта кабат вакцина куйдырырга кирәк. Прививкалар турында мәгълүматлар сакланмаган икән – кеше прививка ясатмаган дип санала. Прививка статусы турында Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының прививка кабинетында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев