Православие динен тотучы аксубайлылар Раштуаны Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсендә каршы алдылар
Православие динен тотучылар һәм район кунаклары Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Раштуа төнендә Аксубай православие чиркәвендә традицион төнге Раштуа гыйбадәтләре узды. Бәйрәм литургиясенә бөтен районнан дин тотучылар, Аксубай кунаклары җыелды, алар бергәләп гыйбадәт кылдылар. Бөек вакыйганы билгеләп үтәргә җыелучылар арасында яшьләр дә күп иде, гаиләләре белән дә килделәр.
Бәйрәмгә иконаны һәм гыйбадәтханәне чыршы ботаклары белән бизәделәр, шулай ук урман гүзәле дә төрле утлары белән балкып утырды. Бәйрәм литургиясенә чиркәү хоры һәм башкаручыларның җырлавы аеруча тантаналык өстәде.
Литургия тәмамланганнан соң Аксубай районы благочинные, изге Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсе башлыгы Александр Качаев барлык дин тотучыларны Раштуа белән котлады һәм бәйрәм уңаеннан барысына да җылы теләкләрен җиткерде.
–Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Аллаһы Тәгалә Сезнең белән бергә булсын һәм сезгә барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда көч һәм ярдәм бирсен, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев