Православие динен тотучы аксубайлылар Качману бәйрәмен билгеләп үтте
Кичә кич Аксубайның «Ташлы чокыр» чишмәсендә суны изгеләндерү йоласы узды.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие динендәге христианнар бөтен дөньяда иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Традиция буенча Аксубайда Ташлы чокыр чишмәсендә православие динендәге кешеләр шушы якты бәйрәмдә катнашу өчен җыелды. Суны изгеләндерү йоласын Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев рухани Антоний Рыбочкин катнашында башкарды.
Чишмәдә кеше күп иде. Ел саен Качмануда суны изгеләндерү Аксубай халкы тормышында бәйрәмгә әйләнә. Изгеләндерү чарасы тәмамлангач, Александр Качаев барлык аксубайлыларны һәм кунакларны чын күңеленнән бөек бәйрәм белән котлады, барлык кешегә дә игелекле эшләрдә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен теләде. Ул гыйбадәт хезмәтендә катнашучыларга изге су бөркеде.
Православие динендәгеләр үзләре өчен аруландырылган су җыйдылар. Чишмәдә изгеләндерелгән суга чумарга кыюлык табучы кешеләр дә күп булды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар иорданьга тормышның төп кыйммәтләре турындагы уйлар белән чумдылар. Чукындыру йоласын үтәүчеләргә ярдәм итүчеләр дә күп иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ашыгыч ярдәм хезмәте суда куркынычсызлыкны һәм иминлекне тәэмин итте. Иорданьга чуму өчен тиешле шартлар тудырылган иде.
Мәхәллә кешеләренә атна буена гыйбадәтханәдә изгеләндерелгән су алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев