Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Прәннекләр, утлы шоу: Аксубайда онытылмаслык кышкы «Күрше»

Үзәк мәйданда «Хыялларны тормышка ашыру вакыты» дип исемләнгән Раштуа фестивале узды.

Бәйрәмне оештыру «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте Аксубай территориаль бүлекчәсенең Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Татарстан шәһәрләрен үстерү институты конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аксубайда «Күрше» кышкы сезоны ачылу онытылмас вакыйгага әверелде.
Бәйрәмне оештыручылар һәм партнерлар – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы Аксубай халкы һәм кунаклары өчен кызыклы һәм тамашалы программа әзерләде. Бу кичне үзәк мәйдан һәм аның тирә-ягы күңелле тамашадан гөрләп торды. Кунакларны актив күңел ачулар, ярышлар көтте: нәниләр атларда һәм пониларда шатланып йөрделәр, кыюраклары «ватрушка»да ярышлар оештырдылар, ә гаилә хоккее әти-әниләрне һәм балаларны күңелле команда уенына берләштерде. Монда ук «Ангелочек» Раштуа акциясе узды. Сәхнәдән районның иң яхшы артистлары башкаруында җырлар яңгырады – җыелган халык кушылып җырлады, биеде.

«Раштуа прәннеге» бәйгесендә прәннекләр күргәзмәсе күпсанлы тамашачыны җыйды. Кунаклар чын осталык белән эшләнгән уенчык паровоз, йөрәк, әкияти өй, чәчәк рәвешендәге гаҗәеп перәннекләрне күрделәр. Катнашучыларны кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары һәм коймак белән сыйладылар.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте:

– Бәйрәмнәр чираты дәвам итә, ул безне берләштерә, якыннарыбыз белән очрашырга, кемгәдер кече ватанына кайтырга, аралашырга, бергә шатланырга мөмкинлек бирә. Бүген күпсанлы яшьләрне күрү күңелле, – диде ул. – Аксубай районы утыз муниципаль берәмлек арасында җиңүче булды, һәм ел дәвамында мондый фестивальләр үткәреләчәк. Бүген – тәүгесе, Раштуа фестиваль. Ул бик күп тамаша, шатлык һәм яхшы кәеф алып киләчәк.

Җыелучыларны сәламләп, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең Кама аръягы зонасы буенча Координация советы рәисе, «ТНВ иҗтимагый хәрәкәте» Аксубай территориаль бүлеге рәисе – китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева планнары белән таныштырды:

– 8 февральдә китапханә территориясендә кар бабайларының чираттагы фестиваль-парады узачак. Килегез! Сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим!

«Раштуа прәннеге» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү булды: дипломантлар булып Светлана Крайнова, Ангелина Лимонова, Ирина Муллина танылды. Грамоталарга Салиповлар гаиләсе, Евгения Кожеманова, Наталья Сафронова лаек булды.

Кунаклар глинтвейн чәеннән, тәм-томнан, уеннардан һәм таудан шуудан ләззәт алган арада көн кичкә авышты. Барысы да утлы шоу булачак мәйданчыкка ашыктылар. Җыелучылар, сихерләнеп, ялкынлы тамашаны күзәттеләр һәм килгән артистларга шатлыклы мизгелләр бүләк иткәннәре өчен кул чаптылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев