Пономаревкада бердәнбер гаилә
Владимир Авдеевның фермерлык стажы – утыз елдан артык
Ул районда беренчеләрдән булып фермерлык эшен башлап җибәрә. 1992 елда өч кеше КФХ рәсмиләштергән, аннары районның 23 кешесе фермер булырга теләк белдергән. Бүген бу саннан бары берничә кеше генә калган. Беренче кыенлыклар белән очрашкач, аларның күбесе фермерлык эшенең аларныкы түгеллеген аңлаган. Владимир Авдеев сайлаган эшенә тугры кала.
Утыз ел фермерлык эшчәнлеге чорында аның тормышында әһәмиятле һәм авыр мизгелләр дә аз булмаган.
– Миңа җир һәм милек кишәрлеге бүлеп бирделәр, – дип искә ала фермер. – Туксанынчы елларда милек пае алу, әлбәттә, бик сирәк очрак иде. Әмма миңа бәхет елмайды.
Өч ел дәвамында берничә этапка бүлеп алынган җир мәйданы 200 гектарга якын тәшкил иткән. Фермер игенчелек белән шөгыльләнгән. Җир эшкәртү өчен бүлеп бирелгән культиватор, трактор һәм уңышны җыеп алу өчен комбайн бик яхшы ярдәм була. Участокта үстерелгән бөртекле культураларны автомат-дуңгызчылык комплексына саталар, элеваторга һәм районнан читкә ташыйлар.
Фермерлык эшен күпмедер вакытка калдырып торган чор да була. Ләкин аннары яңа көчтән башлый: өлкән улы шәһәрдән кайта, нефть компаниясендә һәм әтисе белән фермер хуҗалыгында эшли башлый.
Авдеевлар элеккеге колхоздан калган иске ферма бинасын сатып алалар. Аны ферма дип тә атап булмый – бары тик диварлар һәм бер як түбәсе генә була, металл әйберләр барысы да кисеп алынган була. Монда дуңгызлар фермасы эшләгән була. Үз көчләре белән төзеп-яңарталар, мөгезле эре терлекләр асрау өчен бина булдыралар. Цемент кына ничәмә-ничә дистә тонна кирәк була. Тактаны үзләренең пилорамасында кисәләр. Фермерның тырышлыгы белән ташландык терлекчелек бинасы мөгезле эре терлекләр өчен яхшы фермага әверелә. Корпус түбәсен ябуда терлекчелек фермаларын ремонтлау буенча Республика программасы ярдәмгә килә.
Берничә еллар дәвамында Авдеевлар азык культуралары игү, сөтчелек көтүе белән шөгыльләнәләр.
Җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләү өчен фермерның барлык кирәкле техникасы бар. Былтыр яңа трактор сатып алганнар. Фермерлык эшчәнлеге җиңел хезмәт түгел. Эш көне иртә таңнан башлана, кичке караңгыда гына тәмамлана. Бу вакыт эчендә күпме җитештерү, хуҗалык эшләре башкарыла, күпме проблемалы мәсьәләләр хәл ителә.
Районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Авдеев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Хуҗалыкны ул олы улы Станислав белән бергә алып бара. Аңа 38 яшь. Кечесе Ярослав Яр Чаллыда яши һәм эшли, кызы Елена – Алабугада. Авдеевларның оныклары үсеп килә. Кечкенә оныкларны тәрбияләшергә Владимир Максимовичның хатыны – Лариса Александровна ярдәм итә.
Авдеевлар гаиләсе бик әһәмиятле күркәм миссияне башкарган. Әгәр дә ул булмаса – район картасында Пономаревка авылы булмас иде. Владимир Максимович бу торак пунктка Пионердан күченгән. Гаилә башлыгы вагончик куйган һәм гаилә шунда яшәп яңа йорт җиткезгән.
– Ул вакытта Пономаревкада сигез торак йорт бар иде, – дип сөйләде ул. – Ул вакытта авылда картлар гына яши иде. Еллар үтте, һәм алар да калмады. Без инде күп еллар үзебез генә яшибез, монда безнең кече улыбыз туды, балалар Пономаревканың яшел аланында тәгәрәп үстеләр.
Лариса Александровна башлангыч мәктәптә эшләде, һәр көнне Пионерга балалар укытырга йөрде.
Пономаревка бик матур урында урнашкан. Бер яктан – иркен болыннар, басулар, икенче яктан – урман һәм елга. Оҗмах почмагы. Бу авылда яшәгән кешеләр җәй көне бирегә туган төбәк почмагының матурлыгы белән ләззәтләнү өчен илнең төрле почмакларыннан кайталар. Владимир Авдеев тырышлыгы белән монда тулы тәртип саклана. Авылның ятим калмавына һәм урамнарның чүп үләне белән капланмавына аларның күңеле тыныч.
Табигать кочагында төзек, матур йортта яшәргә һәр кеше хыялланадыр, мөгаен. Ләкин моның артында армый-талмый куелган тырыш хезмәт, сабырлык һәм тормышны яхшырак, тулырак итәргә омтылу ята. Авдеевлар бал кортлары үрчетү, гөмбә, җиләк җыярга һәм аларны кышкыга әзерләү өчен дә вакыт һәм көч табалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев