Полиция патрульләре аксубайлыларның үзизоляция режимын ничек үтәүләрен тикшерә
Аксубай полиция хезмәткәрләре аерым эш режимына күчтеләр.
Оператив штабның кайнар элемтә телефонына республика халкыннан күп санлы борчулы шалтыратулар килә. Халыкны аерым санитар-эпидемиологик режим чорында урамнарда кешеләрнең күпләп йөрүе хафага сала. Үз сәламтәлекләре өчен борчылып, алар чаралар күрүне сорыйлар.
Шуңа бәйле республика Президенты тиешле хезмәтләргә шәһәрләрне патрульләүне көчәйтүне йөкләде.
Полиция хезмәткәрләре район урамнарын патрульлиләр, халык белән аңлату эшләре алып баралар.
– Көндезге вакытта район буенча өч патруль машинасы, кич – бер машина йөри. Полиция хезмәткәрләре тавыш көчәйткеч җайланмасы аша халыкка кертелгән чикләүләр турында искәртәләр. Үзеңне чикләү режимын үтәү турында тагын бер кат исегезгә төшербез һәм зарурлык булмаганда өйдән чыкмаска киңәш итәбез, – дип шәрехләде полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов.
Халыкны аерым санитар-эпидемиологик режим вактында кешеләрнең урамнарда күп булуы борчуга сала. Полиция хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, үзизоляциянең беренче атнасында халык күпкә тәртипле һәм җаваплы булган, Хөкүмәт күрсәтмәләрен җидти кабул иткән. Ә икенче атна азагында, кешеләр хәтта һавада йөрергә чыга башлады.
Кайберәүләр өйдән чыгуга акланулар табалар – алар канунга каршы берни дә эшләмәгәннәр, алар авыру түгел, карантинда да түгел һәм тагын да саллырак аргумент «ул безнең районга кадәр килеп җитмәячәк». Халык социаль челтәрләрдә менә шундый фикерләр белән уртаклаша.
Шул ук вакытта үзизоляция режимын беркем дә гамәлдән чыгармады. РФ Президенты Боерыгы Россия Федерациясенең һәр гражданинына һәм Россиядә вакытлыча яшәүче, аның территорияләре буйлап күченеп йөрүче һәр затка кагыла.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарның урамнарда нигезле йөрүен тикшерәләр, халыкка үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән элемтәләрне киметергә чакыралар.
Режимны бозучыларны полиция бүлегенә китерәләр. Бүген генә дә биш кагыйдә бозучы ачыкланды.
Полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдка безнең хәбәрче дә чыкты. Мазилин урамында җәяүлеләр бөтенләй юк диярлек иде, бары тик ике-өч кеше азык-төлек кибетләренә генә чыккан.
Аның каравы машиналар әрле-бирле чаба, ике участок вәкиле, үзеңне чикләү чорында юлга чыгуның ни дәрәҗәдә нигезле булуын тикшерү өчен, һәр транспорт чарасын туктатты.
Полиция хезмәткәрләре һәр машина йөртүченең автомобиль документларын һәм машина йөртү таныклыгын гына түгел, күчеп йөрүгә рөхсәт биргән белешмә булуын да тикшерделәр. Барысы да йә эшкә бара, йә эштән кайта.
Бары тик бер машина йөртүче генә үзизоляцияләү режимын бозды – ул чишмәгә суга барырга чыккан, үзеңне чикләү режимын бозуның аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында кисәтеп, аны кире бордылар.
–Автомобиль – ул өй түгел, анарда хәрәкәт итеп тә сез шулай ук үзизоляция режимын бозасыз. Хәрәкәт итү кагыйдәләре канунда язылган – үз-үзеңне чикләү чорында гражданнар якындагы азык-төлек кибетенә, даруханәгә кадәр бара, йорт хайваннарын яшәү урыныннан йөз метрдан да ерак булмаган аралыкта йөртә һәм чүп чыгара ала, – дип аңлатты полиция патруле очраган һәр кешегә.
Өлкән яшьтәге кешеләр – полиция хезмәткәрләренең аерым игътибарында, аларга эпидемиологик иминлек нормалары турында аңлаттылар. Җәяү барган хатын-кызны күреп, участок вәкиле аңа каршы атлады – хатын-кыз дачага тал чыбыгы артыннан бара икән, чөнки бу атнада православие динендәгеләр Тал Якшәмбесен бәйрәм итә. Пенсионер ханымга эпидемиологик иминлек нормаларын аңлаттылар һәм кире өенә кайтырга куштылар.
Хакимиятнең барлык органнары да үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәү турында сөйли, әлеге чорда бары тик өйдә калып кына коронавирус йогышының территориядә таралуына юл куеп булуына ышандыра. Шулай ук, вакытны сырхауханә койкасында ятып уздыруга караганда, вакытны өйдә фильмнар карап яисә кул эшләре белән шөгыльләнеп үткәрүнең күпкә нәтиҗәлерәк булуын аңлаталар.
Моны аңламаганнар өчен мобиль патрульләр куела. Үз-үзеңне чикләү режимын бозучыларны полиция бүлегенә алып киләләр һәм РФ КоАПның 20.6.1. – «Югары әзерлек режимын бозган өчен» маддәсе буенча беркетмәләр төзиләр.
Штрафлар күләме кечкенә түгел – гражданнар өчен 1000 сумнан 30 000 сумга, шәхси эшмәкәрләр өчен – 30 000 сумнан 50 000 сумга һәм юридик затлар өчен –100 000 сумнан 300 000 сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев