Полиция хезмәткәрләре кичә Казанда югалган 11 яшьлек кызны тапкан
Кичә көндез, Идел буе районында бала өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган.
Полиция хезмәткәрләре кичә Казанда югалган 11 яшьлек кызны тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Кичә көндез 11 яшьлек кыз кибеткә дип чыгып китә һәм югала. Әнисе гариза язып полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң, хокук сакчылары һәм волонтерлар эзләү эшләренә кереште.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев